Төрлесеннән
5 ноябрь 2025, 07:32

Машинасыз да, акчасыз да...

Популяр мессенджерда урнаштырылган белдерүләр битендә 47 яшьлек ир-ат Европадан автомобиль алу һәм китерү турында игълан тапкан, дип хәбәр итә РБ буенча Эчке эшләр министрлыгы.  Ул "сатучы" белән элемтәгә керә, килешү детальләрен ачыклый һәм конкрет машитна моделен сайлый. Әңгәмәдәше сатып алучыны тулы күләмдә түләгән очракта автомобиль бернинди проблемаларсыз һәм вакытында китереләчәк, дип ышандыра. Зыян күрүче, җинаятьченең барлык таләпләрен, инструкцияләрен төгәл үтәгән.  

Машинасыз да, акчасыз да...Машинасыз да, акчасыз да...
Машинасыз да, акчасыз да...

Машинаның бәясен түләү кирәклеге турындагы хәбәрдән соң, зыян күрүче, икеләнмичә, күрсәтелгән банк исәбенә 694 мең сум җибәрә, шуннан соң автомобиль кайтаруда ярдәм итәргә теләгән кеше белән элемтә туктала. Берничә көн көткәннән соң, зыян күрүче ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.

РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителә. Хәзерге вакытта полиция җинаятькә катнашы булган шәхесләрне ачыклый.

Башинформ

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас