Төрлесеннән
27 октябрь 2025, 05:01

Алты көнлек эш атнасы көтә

Октябрьның соңгы эш атнасы алты көнлек булачак, ә аннары өч көнлек ял һәм өч көнлек эш атнасы көтә.

Бу атнада алты көн эшлибез - 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр. Мондый график шимбә, 1 ноябрьдә, дүшәмбе, 3 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне аркасында ял көннәрен күчерү белән бәйле.

Ә ноябрь башында республика халкын өч көнлек эш атнасы көтә. 3 һәм 4 ноябрьдә ял итәчәкбез (дүшәмбе һәм сишәмбе), ә 5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр (чәршәмбедән җомгага кадәр) эшләргә туры киләчәк. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә өстәмә ял 3 ноябрьдә 1 ноябрьдән (шимбә) күчерү нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас