

20-26 октябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы яшелчә һәм җиләк-җимеш куллануны популярлаштыру атналыгы уздыру турында игълан итте.
Яшелчә һәм җиләк-җимешләр адәм баласының рационында шактый мөһим урын алып тора. Чөнки алар витаминнар, углеводлар, органик кислоталар һәм минераль матдәләрнең кыйммәтле чыганагы.
- Җимеш-яшелчә ризыкларының файдасы бәхәссез, шуңа күрә дә алар организмның нормаль эшләвен тәэмин итү өчен кеше рационының нигезе булырга тиеш,- дип исәпли БР сәламәтлек саклау министрлыгының Җәмәгать сәламәтлеге, муниципаль, корпоратив программалар буенча штаттан тыш баш белгече Мамаева Алиса Вилориковна. - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы тәкъдимнәре буенча, көнгә кимендә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.
Аларны күпме куллану кирәклеге кешенең яшенә, җенесенә һәм физик активлыгына, тагын да күп факторларга бәйле. Мәсәлән, яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне җитәрлек күләмдә (хәтта тәкъдим ителгәннән дә күбрәк) куллану менә нинди зур файдалар китерә икән:
Алиса Вилориковна фикеренчә, халыкта сәламәт туклану культурасын формалаштыру ил күләмендәге бик тә мөһим бурыч.
Фото: apteka.ru