

Чараны мотосезонны ябуга, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга һәм мошенниклыкка каршы көрәшкә багышладылар. Оештыручылар бу темаларны берләштерде, чөнки куркынычсызлык — ул төрле, һәм аның барлык аспектлары турында истә тотарга кирәк.
Чабышта 250ләп кеше һәм 150 берәмлек авто-мототехника катнашты. Аларга сәламләү сүзе белән хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов мөрәҗәгать итте. Ул җирле «Корыч аюлар» мотоклубы егетләренә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, казаклар һәм чик сакчылары туганлыгы вәкилләренә һәм барлык катнашучыларга проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.
Ул һәрвакыт уяу һәм сак булырга, юлларда, телефоннан һәм Интернетта аралашканда куркынычсызлыкны сакларга чакырды.