+28 °С
Болытлы


26 сентябрьдә 1970 елгы шәһәрдәшебезгә билгесез кеше «МАХ» мессенджерында шалтыратып, чәчәкләр китерүләре турында хәбәр итә, СМС-код саннарын сорый. Ханым "Дәүләт хезмәтләре"нә керү кодын әйтеп бирә. Бераздан яңа шалтырату килә һәм, мошенниклар хисаптагы акчаларын күчерергә җыенуларын, тиз арада чара күрергә кирәклеген бәян итәләр.
Шундый юл белән ханымны ышандырып, караклар аның банк исәбендәге 248 мең сум акчасын урлыйлар.
Хөрмәтле октябрьскийлылар! Беркайчан да сезгә килгән СМС-код саннарын, шәхси һәм финанс мәгълүматларын таныш түгел кешеләргә атамагыз.