Төрлесеннән
22 Сентября 2025, 04:38

Октябрьдә нинди һава торышы көтелә?

Сентябрь безне куандырды. Ә менә октябрь сөендерергә җыенмый шикелле.

Октябрьдә нинди һава торышы көтелә?Октябрьдә нинди һава торышы көтелә?
Октябрьдә нинди һава торышы көтелә?


Синоптикларның фаразына ышансак, ай башында кинәт салкын киләчәк. Шулай ук яңгырлы, урыны белән бозлы-яңгырлы салкын көннәр җитәр.

1 – 3 октябрьдә җылырак булса да (көндез +12 градус тирәсе), 4 октябрдән көндез +5, +6, төнлә -1 градуска кадәр салкынайтачак. Метеорологлар 13 октябргәчә яңгырлар күзаллый. Аннан соң, бер-ике көн хәтта кар явар, диләр.

6 – 11 октябрдә көндез +4, +7 градус торганда, төннәр уртача -2 градус салкын булачак. Артабан тагын да салкынрак. Айның өченче декадасы башында бераз җылыну көтелә. Октябрнең соңгы көннәрендә көндез дә нулдән түбән температура булып, инде кабат күтәрелмәячәк, диләр.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас