

Ул тантаналы рәвештә Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә ачылды. Балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү проектының финалы Уфада 20 сентябрьгә кадәр узачак.
Быел фестивальдә Идел буе федераль округы төбәкләреннән 500 бала һәм үсмер катнаша.
Балаларны иҗади һәм спорт конкурслары, кулинар көрәш, пилотсыз системалар белән идарә итү дәресләре, экскурсияләр һәм дискотекалар, баскетбол, футбол, теннис буенча турнирлар, булачак һөнәр сайлау өчен колледжларга йөрү, танылган җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, блогерлар катнашында осталык дәресләре көтә.
"Алда - балаларның бай иҗаты белән тулы көннәр. Ышанам, фестиваль искиткеч мәйданчык булачак, анда һәркем үз сәләтен ача, спорт талантын, иҗади осталыгын күрсәтә, яңа дуслар таба, командада эшләргә өйрәнә ала", — дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә республика Хөкүмәте вице-премьеры Руслан Хәбибов.
- "Балачакны кайтару" — ул гади фестиваль генә түгел, бу яңа дустанә элемтәләр туа торган урын, анда һәр бала үзенең әһәмиятен тоя һәм үз көченә ышана ала, - диде Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина. — Бу социаль проект Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла. Барлык катнашучыларга чын күңелдән уңышлар, якты хисләр һәм онытылмас ачышлар телибез! Бу бәйрәм алар өчен дуслык, балачак һәм яхшылыкка ышаныч символы булсын!
Фото: "Башинформ"
https://kiziltan.ru/articles/budni/2025-09-18/duslyk-igelek-tantanasy-4392496