Төрлесеннән
17 сентябрь 2025, 09:47

Уникаль табигый байлыклар – горурлыгыбыз!

Башкортстанда “ГеоВызов” III халыкара геология чемпионаты узды    

Уникаль табигый байлыклар – горурлыгыбыз!Уникаль табигый байлыклар – горурлыгыбыз!
Уникаль табигый байлыклар – горурлыгыбыз!

Чемпионат беренче тапкыр 2023 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (“Роснедра”) ярдәмендә оештырылды. Ә быел ул 8-17 сентябрьдә узды. Республикага Русиянең 16 субъектыннан, шулай ук 16 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде.

Шулай итеп, чемпионатта 200 геолог көч сынашты. Чит ил катнашучылары арасында Кытай, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, КХР, Мисыр, Алжир, Көньяк Африка Республикасыннан килгәннәр иде.

– Башкортстан – “ГеоВызов”ны үткәрү өчен уникаль территория. Биредә геологик һәм табигый ландшафтлар кызыклы, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров чемпионатны ачу тантанасында.

Геологиянең сәяси һәм географик чикләре юк. Катнашучылар 16 илдән килгән һәм арытаба география киңәячәк кенә. Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (“Роснедра”) җитәкчесе Олег Казанов нәкъ шундый фикердә.

 

– Геологик һөнәрләргә мәхәббәт илләр һәм халыкларны берләштерә, – диде ул. – Мондый күләмле чараны оештыруга битараф булмаган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәтенә рәхмәт. Яшьләрнең яңа белем һәм күнекмәләр алырга омтылуы куанычлы!

Учалы районы геология чемпионатының мөһим мәйданчыгы булды. 9-13 сентябрьдә нәкъ анда ярышлар һәм белем бирү чаралары узды. Катнашучылар “Геологик маршрут”, “Гидрогеология” һәм “Шлиховое опробование” дисциплиналары буенча ярышты. Алар файдалы казылмалар чыгару үзенчәлекләре белән танышты, предприятиеләрнең эшләвен күрде һәм үзләренең һөнәри әзерлеген тулыландыручы уникаль тәҗрибә алды. Студентларны, ярышлардан тыш, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, геологик семинарлар һәм осталык дәресләре көтте.

Чишмә районындагы “Патриот” паркында колачлы чараның ябылу тантанасы узды. Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов төбәк Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән катнашучыларга рәхмәт белдерде.

– Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, төбәкнең геологик бергәлеге исеменнән сезне барыгызны да “ГеоВызов” III халыкара геология чемпионаты тәмамлану белән котлыйм. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Бигрәк тә чит ил вәкилләренә, чемпионатта һәр ел катнашкан студентларга рәхмәтлебез, – диде ул.

“ГеоВызов” нәтиҗәләре буенча Гран-прига “Московский ярус” командасы (Мәскәү) ия булды. Беренче урынны “Геофронт” командасы (Санкт-Петербург) алды. Икенче урында – “Золотые молотки” командасы (Беларусь). Өченче урын – Серго Орджоникидзе исемендәге Русия Дәүләт геология-разведка университетының “Агрегат” командасында.

 

– Мондый халыкара чарада беренче тапкыр катнашабыз, бик шатбыз! Безнең командада 5 кеше – бер егет һәм дүрт кыз. Безнең өчен чара бик мөһим һәм кызыклы. Монда килүебез һәм халыкара чараның бер өлеше булуыбыз – бик дулкынландыргыч. Шуны әйтәсем килә: Уфа – матур һәм уңайлы шәһәр, – дип уртаклашты Палестина командасы җитәкчесе Амин Навахда.

Судьялар составында чит ил вәкилләре дә булды. Шуларның берсе – Африкадагы Кот-д’Ивуардан Доминик Бернабэ.

– “ГеоВызов”та икенче тапкыр катнашам. Оештыручылар мине судья итеп чакыргач – шатланып ризалаштым. Геология чемпионаты – төрле кешеләр белән аралшырга мөмкинлек бирүче уникаль мәйданчык. Әлегә минем ил вәкилләре “ГеоВызов”та катнашмый. Ләкин киләчәктә алар да бирегә көч сынашырга килер, дип ышанам, – дип уртаклашты Уфа дәүләт нефть техник университеты доценты Доминик.

Чемпионат призерлары һәм җиңүчеләре тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашачак, җир асты байлыкларыннан файдаланучы эре компанияләрдә практика узу мөмкинлеге алачак.

https://kiziltan.ru/articles/yashlek/2025-09-17/unikal-tabigyy-baylyklar-gorurlygybyz-4391585

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас