+28 °С
Болытлы


Кирәк бит, Урыссу бистәсе чатларында да октябрь аеның беренче көннәрендә күперне ачу тантанасы була дигән игълан таралды.
Чыннан да, Ык елгасы аша ике республиканы тоташтыра торган ике сәгатьлек күперне төзеп бетерү туры финишка чыкты. Соңгы арада күпергә тоташа торган юллар киңәйтелеп, күтәртелде һәм асфальт түшәү башланды. Техника хәрәкәте туктап тормый – янәшәдәге мәйданчыктан КамАЗ машиналары төзелеш материалы ташый, асфальт салучы техника – күтүкләр юлны тигезли.
- Кайчан кызыл тасманы кисәбез инде? – дип шаяртып кына сорадым эшчеләрдән.
- Бик тиздән! – диде алар серле елмаеп.