

5-11 сентябрьдә Октябрьскийда ике мошенниклык очрагы, ике “дәүләт хезмәтләре”нә законсыз керү очрагы теркәлгән. Гомум зыян 609 339 сум тәшкил иткән.
Хакимияттә мошенниклыкка каршы көрәш буенча чираттагы утырышта шундый мәгълүматлар яңгырады. Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский шәһәр халкын алдарлардан саклау өчен төрле чаралар күрергә, халыкның игътибарын җәлеп итәрдәй акцияләр уздырырга, мәктәп укучысыннан алып өлкән яшьтәгеләргәчә алдашу схемалары белән таныш булырга, алданмаска өйрәтергә кирәген ассызыклады. Утырышта катнашучылар үз тәкъдимнәрен яңгыратты.
Халыкта ач тамагым – тыныч колагым,– диләр. Җиңел акчага кызыгып, озын берлек аулап йөрүчеләрне баетмагыз! Бушлай сыр – тәбедә генә! Шәһәрдәшләргә шуны онытмагыз диясе килә.