Төрлесеннән
28 август 2025, 09:32

Армия. Мәдәният. Бердәмлек

РФ Оборона министрлыгы проекты кысаларында ил халкының мәдәни‑тарихи мирасын, патриотик йолаларын популярлаштыру максатында Октябрьскийда Армия мәдәнияте көннәре узды. Әлеге җәһәттән шәһәрдә «Армия. Мәдәният. Бердәмлек» шигаре астын­да тематик чара­лар, мәдәни вакый­галар, күргәзмәләр, мастер‑класслар, флешмоблар үткәрелде.

Армия. Мәдәният. БердәмлекАрмия. Мәдәният. Бердәмлек
Армия. Мәдәният. Бердәмлек

Яшьләргә — паспорт

Ленин исемендәге мәйданда Русия Дәүләт флагы көненә багышланган танта­налы чара узды.

Бәйрәм башланыр алдын­нан Яшьләр сарае волон­терлары халыкка триколор тасмаларын таратты.

Җыелучыларны хакимият башлыгы Алексей Пальчинский сәламләде.

Русия байрагын күтәрү хо­кукы махсус хәрби операция сугышчысына, атаклы спорт­чыларга бирелде. Бу көнне шулай ук тантаналы шарт­ларда хакимият башлыгы яшь шәһәрдәшләргә Русия гражданины паспортын тап­шырды.

Гаилә — җәмгыять нигезе

Никахлашу сараенда, гадәттәгечә, үрнәк тормыш белән яши торган гаиләләр хөрмәтләнде. Матур итеп бизәлгән тантаналар залын­да Мендельсон маршы бу юлы Надежда һәм Сергей Петровлар, Камилә һәм Ил­мир Шәриповлар, Гөлнара һәм Денис Троицких, Аза­лия һәм Илнур Камаловлар, Наталья һәм Александр Ни­колаевлар, Елена һәм Миха­ил Токтаровлар хөрмәтенә яңгырады. Тормыш юлыннан кулга‑кул тотынып атлаучы парлар бәхетле ир белән ха­тын булып яшәү, тәүфыйклы балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашты.

Шәһәрнең якты йөзе бул­ган күркәм гаиләләр, Ок­тябрьский, тулы республиканың иминлеге хакына башкара торган фидакарь хезмәтләре өчен, ихлас рәхмәт сүзләре һәм җылы теләкләр кабул итте.

Ватанга мәдхия

«Нур» клубында Ватаныбызның чын патриотла­рына багышланган тематик концерт үтте. Зал тутырып җыелган халыкны шәһәрнең сугышчан хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Мәсгуть Галләмов һәм Төрекмән территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Наилә Зиннәтова сәламләде.

Бу кичне сәхнәдән патриотик җырлар, шигырьләр һәм көйләр яңгырады. Артистларның һәр чыгышы туган җиргә һәм яраткан Ва­таныбызга ихлас мәхәббәт белән сугарылган иде.

Җырлы‑биюле тамаша

Октябрьский сишәмбе кичендә хәрби музыка, бию һәм театр фестивален ка­бул итте.

Музыка көллияте сәхнәсендә Русия Армиясенең А. В. Александров исемендәге ансамбле, Страте­гик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл Йол­дыз» җыр һәм бию ансамбле, Ленинград хәрби округының иҗат бригадасы чыгыш тот­ты.

Армия мәдәнияте көннәре Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы кы­саларында узды. Бу гади күңел ачу чаралары гына түгел, бу ‑ хәтер, тарих һәм буыннарның тере бәйләнешен чагылды­ручы зур чара булды.

Армия. Мәдәният. Бердәмлек
Армия. Мәдәният. Бердәмлек
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас