+28 °С
Болытлы


Юлда аварияләрдә 63 кеше зыян күргән, 14 кеше һәлак булган. Бу хакта хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә төбәк дәүләт автоинспекциясенең оператив мәгълүматларына сылтама белән республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова хәбәр итте. Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре булып узган атнада автомобильләр бәрелеше (9 һәлак булучы), юлдан чыгу (3), җәяүлене бәрдерү (1). Транспорт белән исерек килеш идарә иткән йөртүчеләр саны 287 кеше тәшкил иткән, шуларның 5се юл-транспорт һәлакәте кылган.