Төрлесеннән
23 август 2025, 10:35

Мөкатдәс айны шатлык белән каршы алыйк!

Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе - халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2025 елның 23 августында кояш баю белән башланачак һәм 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган ай булу белән истәлекле.

Мөкатдәс айны шатлык белән каршы алыйк!Мөкатдәс айны шатлык белән каршы алыйк!
Мөкатдәс айны шатлык белән каршы алыйк!

Бу хакта Салман Әл‑Фа­рис та­ра­фыннан бирелгән хәдис шаһит. Җәбраил фәрештә Мөхәммәд пәй­гамбәр янына төшә һәм әйтә: «Әгәр мин Ибраһим пәйгамбәрне үз хәлилем (дустым) итсәм, мин сине үземнең хәбибем (яраткан кешем) итәм. Синнән дә кадерлерәк булган затны мин тудырмадым. Синең дәрәҗәңне аңлатыр өчен, мин дөньяны вә анда яшәүчеләрне бар кылдым. Әгәр син булмасаң, мин дөньяны тудырмас идем».

Безнең сөекле Илчебезнең тууы Рабигыль‑әүвәл аеның 12нче көнендә, ягъни агымдагы елның кояш баеганнан соң 3 сентябренә туры килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көн Мәүлид кичәсе дип атала. Бу кичә Кадер кичәсеннән соң безнең өчен иң сөеклесе, кадерлесе. Бу көнне Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тууы­­на шат­ланучыларның гөнаһлары кичерелә, аның могҗизалы тормышы турында уку, тыңлау, сөйләү саваплы эшләрдән санала. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туганчы кешелек дөньясы караңгылыкта, рухи төшенкелектә, томаналыкта яшәгән. Кешеләр кыргыйлашкан, хак дин онытылган, дөньяның бөтен илләре варварлыктан, усаллыктан әлсерәгән. Башка җирләрдәге кебек үк, Мәккәдә дә кансызлык соңгы чигенә җиткән, әхлаксызлык горурлык дәрәҗәсенең күрсәткече булып хезмәт итә башлаган. Хатын‑кызларга түбән­сетеп караганнар, алар белән сату‑алу иткәннәр. Ә хатыннарның кыз бала тудыруы зур кайгы һәм хурлык булып кабул ителгән.

Кешелек дөньясының шушы коточкыч чорында Аллаһы Тәгалә яраткан затларның иң бөеге Мөхәм­мәд гәләйһиссәлләмгә җиде кат җир һәм җиде күк катламы, ягъни бөтен дөнья бертавыштан: «Хуш киләсең, Аллаһ Илчесе!» ‑ дип тавыш биргән.

Үзенең туган көнен пәй­гам­бәр дүшәмбе көнне ураза тотып бәйрәм иткән.

«Дүшәмбе көнне ураза тотуның сәбәбе нәрсәдә?» ‑ дип сорагач, ул: «Бу көнне мин тудым һәм бу көнне миңа Аллаһы Тәгаләнең беренче вәхие иңдерелде», ‑ дип җавап бирә. (Мөслим)

Мөхәммәд пәйгамбәр иң юмарт, йомшак һәм сабыр кеше була. Ул ярдәмгә мохтаҗларны яклый, яклау­чысы булмаганнарга карата мәрхәмәт, якыннарына ихтирам күрсәтә. Уңышлар Илчебезне тәкәббер итми, кыенлыклар аны тәкъва юлдан яздырмый. Аллага һәм үз диненә тугрылыклы, кешеләргә карата гадел була. Хәтта рәнҗетүчеләр йөзенә ясаган яралардан кан акканда да явызлык теләми, ул алар өчен дога кыла: «Ила­һым, халкымны якла, аларны хак юлга чыгар!»

Кадерле дин кардәш­ләребез! Мәүлиднең мөбарәк аенда Пәйгамбәргә (с.г.в.) салаватлар күбрәк әйтү, китаплар уку һәм аның пәйгамбәрлек иткән вакытларын, аның бөек чоры вакытында булган гаҗәеп вакыйгаларны һәм могҗизаларны искә төшерү гадәте бар. Шулай ук вәгазь укырга җыйналу, мохтаҗларга сәдака бирү кабул ителгән.

Рабигыль‑әүвәл ае 2025 елның 23 августыннан алып 22 сентябренә кадәр шәһәр мәчетләрендә, мәдрәсәдә, йортларда һәм фатирларда мәүлидләр үткәреләчәк.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте исеменнән сезне якынлашып килүче Рабигыль‑әүвәл ае белән котлыйбыз. Һәрбарчабызга да тормышыбызда бөек пәйгамбәребез үрнәгендә яшәп, ахирәттә аның шәфәгатенә ирешеп, аның белән җәннәтләрдә бергә булырга Раббыбыз насыйп итсә иде! Әмин!

Мәүлемҗан хәзрәт СИБГАТУЛЛИН

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас