Төрлесеннән
15 август 2025, 09:42

Төнге юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

14 августта, төнге сәгать 3ләр тирәсендә Кызыл Маяк урамы, 74/1 йорт янында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда ике катнашучы җәрәхәт алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 25 яшьлек Опель водителе идарә итүне башкара алмаган һәм машина кюветка төшеп капланган.

Төнге юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргәнТөнге юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән
Төнге юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә водитель һәм пассажиры – 17 яшьлек кыз җәрәхәтләр алган һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланган.

Юлларда сак, игътибарлы булыгыз!

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас