Төрлесеннән
15 август 2025, 12:30

Алдакчылык чәчәк ата

Хакмияттә мошенниклыкка каршы эш барышы буенча утырыш үтте

Алдакчылык чәчәк атаАлдакчылык чәчәк ата
Алдакчылык чәчәк ата

8-14 агустта өч мошенниклык  һәм дәүләт хезмәтләренә законсыз керүнең өч очрагы теркәлгән. Гомум зыян 404 909 сум тәшкишл иткән.

Декрет ялындагы яшь ханым “почта хезмәткәре”нә смс-кодны әйткән, ә социаль педагог “архив хезмәткәре”нә ярдәм итәм дип уйлап “Госулуги”га керү кодын чит кешегә биргән. Шимбә көнне эчке эшләр хезмәтенә тагын бер ханым мөрәҗәгать иткән, ул беркемгә бенрнинди дә кодлар әйтмәсә дә, банк исәбеннән 10 меңнән артык сум акчасы югалуы турында гариза язган. Тагын бер шәһәрдәшебезнең 170 мең сумын “Госуслуги” порталындагы аккаунтын ватып урлаганнар.

9 яшьлек малай әнисенең телефоныннан уйнаганда бүәк оту турында ссылка буенча күчкән. Алдакчылар малай белән язышып, әнисенең картасын фотога төшереп җибәрергә күндергән. Нәтиҗәдә гаилә бюджетыннан 264 212 сум юкка чыккан.  

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас