Төрлесеннән
13 август 2025, 09:17

Яшүсмерләр туганнарын акчасыз калдырган

Республикада караклык очраклары ешайды: аферистлар халыкны миллионнарча сумга алдый.

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, аферистлар хәтта балаларны да кызганмый. Шулай итеп, Благовар районыннан 16 яшьлек яшүсмер "югары уку йортының кабул итү комиссиясе"ннән шалтырату алган. Мәгълүматлар базасына кертү сылтавы белән аны янәсе гаилә счетлары "чит ил оешмаларын финанслыйлар" дип ышандырганнар. Нәтиҗәдә малай 800 мең сумлык кредит рәсмиләштергән һәм маркетплейсларда QR-кодлар аша товарлар өчен түләгән.

 Ә Балакатай районында 12 яшьлек малай, уен валютасы алу вәгъдәсенә ышанып, мошенникларга үз әбисенең банк кушымтасына керү мөмкинлеге биргән. Нәтиҗә - 300 мең сум аның исәбеннән юкка чыккан.

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар даими рәвештә яңа схемалар уйлап таба, корбаннарның телефоны блокировкаланмасын өчен берничә тапкыр зур булмаган суммага акча күчерергә мәҗбүр итә, дип кисәтә. Таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, хәтта алар сезнең шәхси мәгълүматларны белсәләр дә.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас