Төрлесеннән
9 Августа 2025, 06:28

«Барсы да әйбәт». Кибеттәге әңгәмә

Күптән түгел танышларым бик үк гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Социаль челтәрләрнең берсендә шактый кызыклы да, фәһемле дә хикәягә тап булганнар икән. Тик хикәя урыс телендә (авторы - Зоя Атискова). Шул сәбәпле татарчага ирекле тәрҗемә ясавымны сорадылар. Нәтиҗәсе - сезнең карамакка, хөрмәтле гәзит укучылар.

«Барсы да әйбәт». Кибеттәге әңгәмә«Барсы да әйбәт». Кибеттәге әңгәмә
«Барсы да әйбәт». Кибеттәге әңгәмә

 

...Әй, җаным, син мени әле бу, исәнме. Хәлләрме? Зарар юк, барсы да әйбәт! Кызым Мәскәүдә укуын бетерә, кем булып чыгар, белмим. Ул бит үзе теләгән икенче бер ин­ститутка барып керде, кемлеккәдер, син сорама, мин әйтмим. Улыммы? Шөкер, эшләп йөри, бер хатын белән тора, балалары да бар, загслары гына юк. Мин ни, аларга кысылмыйм, үзләре уйласыннар...

Нәрсә, нигә шул хәтле кычкырасың дисеңме, кычкырмыйм, сөйләшүем шулай, бездә бит хатын кеше җан‑фарманга кычкырмаса, тыңламыйлар да, ишетмиләр дә, үзең белмәгән ни бар. Минем бит, җаным, бөтен тормышым шаулап‑гөрләп үтте дияргә була: ул балалар үстергәндәме, цехта тир түккәндәме, ирне көч‑хәл диваннан күтәргәндә дисеңме... Ничек инде тавышланмыйсың ди?!

Чирек гасыр җилкәдә күтәрдем барсын да, хатын‑кыз түгел, кем әйтмешли, «гидравлик привод». Ирме? Ул кайда яткан, шунда ята бирә инде, аптырагансың икән. Сузылып төшәргә генә тора!

Дача алгач, иң беренче эш итеп нәрсә элеп куйдык дисеңме? Гамак! Каркасы какшаган тегенең, шыгыр‑шыгыр килә. Ну ир ята инде, хәл җыя. Мин теплицага чабам ‑ гамак шыгырдый, чүп утыйм ‑ һаман «шыңшый», ашарга пешереп маташам - туктамый, шыгырдавын белә. Инде тамак туйдыргач та һаман шул бетмәгән тавыш: шырык‑шырык, шырык‑шырык... «Миңа ял кирәк», ди «гаилә башлыгы». Җәй саен бит шулай, җаным, җәй саен!

Берзаман Яшьләр көнендә балык тотарга китте бу. Төнлә кайтып керде: пычранып беткән, сасы искә түзмәле түгел, ул гына җитмәгән, эреле‑ваклы балыгын ваннага бушатты. Чак кына тыелып калдым, соң, ярты көн буе ваннаны юдым бит, бармакларымны хлоркага яндырып бетердем!

Ә тегенең исе дә китми: «арыдым, йокларга ятам, син балыктан тушенка яса, яме, мин аны үлеп яратам», ди. Төнлә эшләргә тиеш мин моны, әйе. Тушенка әзерлим, хәзер, көтеп тор... Шуннан, дисеңме? Чип‑чиста караватка, юынмыйча‑нитмичә менеп тә ятты ир кисәге. Мин әйткәч, кычкыра бит әле, ванна тулы балык булгач, кайда юынырга тиеш мин, ди. Ә баштан ук уйларга ярамаган мени?!

Соң, мин бит урын‑ятак әйберләрен югач, балконда киптердем. Җәйге исләр аңкып торсын дип! Ачуым килмәгәе, бер сәгать буе интегеп үтекләдем. Озын сүзнең кыскасы, тегене алып кайткан балыгы белән рәхәтләнеп «сыйладым» гына, караваттан сикереп торганын сизми дә калды. Урамга чыгып качуы булды, артыннан калган балыгын атып та бәрдем, тәрәзә астындагы сиреньгә эләкте түлке, шунда асылынып калды тәңкәләре...

Сасы курткасын да аска олактырдым. Һаман тора шул сирень куагында эләгеп. 

Төнлә өйгә кайтмады ир дигәнем. Кайда кунган, дисеңме? Әллә, абзыйларына баргандыр, мөгаен. Теге хәлләрдән соң юньләп сөйләшкән булмады бит, аны күрмәскә була, тизрәк өйдән чыгып таярга гына тора идем... Тәки бер ел эчендә аерылыштык.

Ну соңыннан күзенә ташланган бер әйберне алып китәргә тырышты инде. Хәтта әнисе туйга биргән иске караватны, тегү машинасын, минем алкаларны да калдырмады. «Минеке! Мин түләдем барсына да!», имеш. Әйе, түләгән ди берәү...

Дачадагы иске мичнең чуен капкачына хәтле тартып чыгарган, машинасына өстерәп барганда биле сынармы дигән идем, юк, берни дә булмады тагы...

Юк, фатирны бүлешмәдек, минем әнидән калган фатир бит. Дача да калды. Гараж белән машина аңа булды, конечно. Ә, онытып торам, фатир ремонты өчен түләтмәкче иде, хәзер, тот капчыгың, ул ремонтка ун елдан артык, ишелеп бара бөтенесе.

Балаларга соңыннан зарланган, имеш, мин аны өйдән куып чыгарганмын, аннары ниндидер бер хатын тапкан үзе, шуның белән торып ята, кызга да, малайга да шылтыратмый, оныкны да сорашмый.

«Берәр ир‑ат кирәк сиңа да», дисеңме? Нинди ир‑ат ди ул, җаным? Кит, булмаганны! Аңа тагын утыз ел ияләшергәме? Алкаш, ата ялкауны өйгә кертергәме. Шул гына калган. Ана, сеңелкәш, шундыйга эләкте дә, интегә хәзер. Юк инде, Алла сакласын, фатирсыз да, тешсез дә калырсың ул адәм актыклары белән...

Иң яхшысы - эт сатып алам. Бәләкине генә. Ашаганда кулларыңны ялардай булсын, ир кебек ырлардай, тешләрдәй булмасын. Вәт.

Җыештырырга да азрак, урамда йөрергә дә кулай, оныгыма да шатлык‑куаныч! Гаилә стажым баштан ашкан. Юдым, чистарттым, пешердем, барсына да түздем, җитәр. Үзем турында әллә ниләр ишеттем, теге гамакка карап та гарык булдым. Инде хәзер, кирәк икән, яшьрәк хатыннар тырышсын. Миңа җиткән.

Иреккә чыктым бит әй! Үзең уйла. Салат, эремчек ашадым ди. Калак‑чынаякны юып куйдым. Этләнәсе дә юк. Телим икән, китап укыйм, кунакка барам, сорап торасы юк. Көне‑төне ашарга әзерлисе, юасы‑чистартасы юк. Онытылды. Кер юарга да рәхәт. Үземнең киемнәр генә, машина кабызырга да кирәкми почти. Ул да ял итә. Әле менә балконны чистарттым. Тактадыр, чанадыр, пеләш тәгәрмәчтер, банкадыр ишеләрне чыгарып томырдым. Кирәк кеше алыр әле.

Урындык ватылган иде, үзем яңарттым. Ирдән эш кораллары калган иде бит. Тотындым чокынырга. Кирәкмәгәнен ташладым, калганын әйбәтләп юдым, корыттым, кухнядагы тарт­мага салып куйдым. Берәр уңайлы чемоданчик сатып алырмын, дип торам, шунда саклармын.

Әй, җаным, мин бит әле машина йөртергә укыдым, права алдым! Ир якын да китерми иде бит рульгә, ватасың дип. «Гранаталы маймыл», имеш... Сөйләнгән була бит, хәзер бөтен хатын‑кыз машинада, кырык, алтмышта права алалар хәтта. Мин кемнән ким?! Так что, җаным, кил. Чәйләр эчәрбез, иркенләп сөйләшербез. Килештекме?

... Бер түгел, ике пакет бирегез миңа. Кычкырмыйм, сөйләшүем шулай. Ачуланмагыз, мин бит цехта эшләгән кеше, начар ишетәм. Тәк... Сигарет та бирегез инде, юк, арзанрагын. Ой, ялгыш, кирәкми, кире куегыз, о

нытылып киткәнмен. Шоколад бирегез, әйе, шуны. Икене, өчне дә ярый. Рәхмәт! Булды бу!

 

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас