

Каләм ияләреннән тыш, җырчы кызлар: Кандрадан Алия Закирова, Серафимнан Лүзия Шәрифуллина, Туймазыдан Флүрә Әхмәтҗанова, Нурфия белән баянчы Фәргать Маннановлар халкыбызның моңлы җырларын тирә‑юньгә таратты. Бу кичне Кандракүл буе сандугачлары да тынып торгандыр, мөгаен. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган актрисасы Рима Ключарева яттан укыган монологлар барыбызны да әсир итте, дулкынландырды, безне әллә кайларга, балачакка, яшьлеккә кайтарды. Чарада катнашкан каләмдәшләр: Зөлфия Сафина, Люция Фәрхетдинова, Ринат Искәндәров, Миңлезадә Әбрарова, Лилия Идиятуллина, Рима Толибова, Рәмилә Сөләйманова, кунагыбыз, «Хәзинә» җыр ансамбле әгъзасы Роза Әюпова тормыш‑көнкүреш, яшәү мәгънәсе турындагы фикерләре белән бүлеште.
Бу якты дөньяда бала‑оныкларны, туганнарны гына кайгыртып яшәргә түгел, үзеңә дә игътибарны юнәлтә белергә, илһам һәрчак килеп торсын өчен сәяхәт итәргә, дуслар белән бер дулкында булып, очрашып торырга кирәк дигән уй‑фикер ассызыкланды. Туган тел мәсьәләсе һәммәбезне борчыганлыгы ачыкланды. 1 сентябрьдән Русия Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, туган тел дәресләре «Русия Федерациясе халкы теле» дип алыштырылачагы турында фикер алыштык. Болай итеп татар, башкорт, мари, чуваш һ.б. телләр бетүгә тагын бер адым ясалмадымы, икән дип борчылды тел, әдәбият сагында торучы җирле язучылар.
Кандракүлгә килгәч, су буен урамый, салкынча күлдә йөзми буламы? Ә ярда төшкән фотолар үткән чараны күп елларга хәтердә уеп калдырырга кирәк иде.
Кызганычка каршы, су буенда очраштырган чүп, био‑бәдрәфләрнең, киенү өчен куелган корылмаларның бик үк чиста түгеллеге, утырыр өчен эскәмияләрнең җитәрлек күләмдә булмавын күрми калмады очлы күзле каләм тибрәтүчеләр. Бу турыда җитәкчеләргә дә җиткерәсе булыр!
Бик тә мәгънәле, тәэссоратларга бай булды Кандракүл буендагы очрашу. Иҗат кешеләренә яңадан‑яңа әсәрләр язар, физик һәм рухи көч алыр өчен менә дигән ял булды ул!
Әлфия Шәйхлисламова, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.