Төрлесеннән
29 июль 2025, 11:58

Юлларда балалар куркынычсызлыгы

Безнең көннең җитди проблемасы - балаларның юлларда куркынычсызлыгы. Хәрәкәттә катнашучылар арасында иң тәртипсез җәяүлеләр - балалар.

Юлларда балалар куркынычсызлыгыЮлларда балалар куркынычсызлыгы
Юлларда балалар куркынычсызлыгы

Үзәк балалар модельле китапханәсендә 22нче мәктәпнең җәйге лагерендә ял итүче икенче отрядтан балалар "Яшел ут" юл билгеләре иленә кызыклы сәяхәт ясадылар.

Балалар юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре, ни өчен аларны белергә һәм үтәргә кирәклеге турында алып баручыларның хикәясен игътибар белән тыңлады. Балалар транспорт хәрәкәтенең нинди булуын, светофор, җәяүлеләр кичүе һәм зебра нәрсә икәнен белделәр. Бу көнне күп мәгълүмат бирелде укучыларга.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас