“Талларым” татар вокаль ансамбле һәм “Мирас” вокаль ансамбле (җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина) 3 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. Аларның ихлас чыгышларын жюри күңелен яулады, татар мәдәниятенең байлыгын һәм матурлыгын мактады.
1 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнгән Зөлфия Низаминың искиткеч җиңүен дә әйтеп китәргә кирәк. Аның таланты һәм артистлыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм сәнгатькә мәхәббәте шундый югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде.