Төрлесеннән
14 июль 2025, 05:18

Башкортстанда ял көннәрендә су балаларның һәм өлкәннәрнең гомерен кискән

14 яшьлек малай, ике хатын-кыз һәм дүрт ир-ат һәлак булган. Тагын бер үсмернең гәүдәсен эзлиләр. Алар барсы да җиһазланмаган пляжларда ял иткән.

Башкортстанда ял көннәрендә су балаларның һәм өлкәннәрнең гомерен кискәнБашкортстанда ял көннәрендә су балаларның һәм өлкәннәрнең гомерен кискән
Башкортстанда ял көннәрендә су балаларның һәм өлкәннәрнең гомерен кискән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Учалы районының Озынкүленнән шаһитлар һәлак булган 26 яшьлек ир-атның гүәдәсен судан чыгарган. Ул исерек килеш көймәдән сикереп төшкән дә суда югалган булган. Калтасы районының Югары Тыхтем авылы буасында 28 яшьлек ир-ат баткан. Дүртөйле районының Иске Кангышлы авылында Агыйдел елгасыннан коткаручылар 14 яшьлек малайның үле гәүдәсен судан алган. Борай районының Вострецово авылы янында Агыйдел елгасыннан 41 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен табып алганнар, ул,  14 яшьлек сеңлесен коткарырга тырышканда батып үлгән. Баланың гәүдәсе әле табылмаган, эзләү дәвам итә. Салават районының Лагерево авылында Әй елгасында 70 һәм 42 яшьлек хатын-кызлар батып үлгән. Алар исерек хәлдә булганнар. Мәләвездә, балыкчылар Агыйдел елгасында ир-атның үле гәүдәсен тапканнар.

Уфаның  Ак-Яр пляжында Агыйдел елгасыннан ял итүчеләр батып баручы 47 яшьлек ир-атны судан тартып чыгарганнар. Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, аны табибларга тапшырганнар.

Эссе көннәр әлегә дәвам итә, сак булыгыз!

 

 

 

 

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас