Төрлесеннән
12 июль 2025, 06:36

Мошенниклар нинди генә тозаклар уйлап тапмый?!

Мошенниклар иске схеманы яңа детальләр белән баетып, актив кулланалар. Алар үзләрен РФ субъектлары башлыклары, төбәк закон чыгару һәм башкарма органнары вәкилләре һәм җирле хакимият башлыклары итеп күрсәтеп, WhatsApp һәм Telegramда ялган аккаунтлар төзиләр.

Мошенниклар нинди генә тозаклар уйлап тапмый?!Мошенниклар нинди генә тозаклар уйлап тапмый?!
Мошенниклар нинди генә тозаклар уйлап тапмый?!

Җитәкчеләр исеменнән алар халыкка язалар, кайчакта «раслау өчен» кыска видеошылтырату ясыйлар.

Алга таба җинаятьче «тиздән хокук саклау органнары белән мөһим сөйләшү» турында кисәтә, шуннан соң тикшерү барышында кешенең законсыз оешмаларны финанслауы ачыкланганын игълан итеп, гражданинны җинаятьчеләргә акча бирергә мәҗбүр итү максатыннан психологик басым ясала.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас