Бөек Җиңүгә - 80 ел
16 Апреля , 06:22

Геноцид корбаннарын искә алдылар

Шәһәрнең 8нче мәктәбе филиалында Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан кылынган совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көненә багышланган дәрестән тыш чара узды.  

Геноцид корбаннарын искә алдыларГеноцид корбаннарын искә алдылар
Геноцид корбаннарын искә алдылар

Укучылар илебез тарихындагы куркыныч битләр — миллионлаган гомерне өзгән геноцид, Ленинград блокадасы, сугыш елларының фаҗигаләре, тыныч халыкка карата кылынган ерт­кычлык, концлагерьлар, сугыш һәм җинаятьләрнең иң каты өлешенә эләккән балаларның коточкыч язмышлары турында искә төшерде.

Ул елларда совет халкына карата массакүләм атып үтерүләр, ачлык, кешеләрне коллыкка алып китү һәм балаларны рәхимсез экспериментларда куллану кебек җинаятьләр башкарылган. Балалар геноцидның милли, дини яки раса билгесе буенча кешелеккә каршы җинаять икәнлеген белде. Төп игътибар совет халкының батырлыгына, түземлегенә һәм җиңүгә омтылышына юнәлтелде.

 «Без бу көнне онытмаска тиеш. Үткәнебезне белү  — зур бурыч. Бүген тарихны үзгәртеп язарга тырышучылар да бар», — дип ассызыклады чараны алып баручы педагог Эльвира Яковлева.

Дәрес вакытында укучыларга күр­сәтелгән рәсемнәр, видеоматериаллар аша балалар сугыш вакытындагы хәлләрне күз алдына китерә алды. Шулай ук укытучылар балалар белән «Хәтер китабы» проекты турында фикер алышты, анда һәркем үз гаиләсенең сугыш еллары белән бәйле истәлекләрен сөйләде.

Чара ахырында укучылар бер минут тын калып сугыш корбаннарын искә алды. Бу дәрестән тыш чара укучыларда ватанпәрвәрлек хисләрен уятты һәм аларга тарихны онытмаска, тынычлыкның кадерен белергә өйрәтте.

 

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас