-17 °С
Болытлы
Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский һәм Җиңү волонтерлары хөрмәтле якташыбыз белән җылы аралашты, бәйрәм бүләкләре тапшырды. Ветеранның батырлыгы һәм Бөек Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен тирән рәхмәтен җиткерделәр.
Геннадий Кузьмич Совет Армиясендә 1944 елдан 1951 елга кадәр хезмәт иткән. 1944 елның ноябреннән Рус-Япон сугышының Маньчжур операциясендә катнашкан, 223 аерым гаубица артиллерия бригадасында сержант исемендә хезмәт иткән. «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «Японияне җиңгән өчен», «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.