Минем әтием Харис Вәлиевны 1941 елның 1 маенда армиягә чакырттылар. Бик тиздән ул хәрби хәрәкәтләр зонасына озатылды.
Без бу вакытта Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә яшәдек. Гаиләдә энем Роберт белән без ике бала үстек. Әти‑әниебез ‑ укытучылар. Әтиебез скрипкада уйнады. Фотолар белән мавыкты.
Алар безгә күңелле бәйрәмнәр оештыра иде. 1940 елның 4 гыйнварында кунак бүлмәсе түрендә бизәлгән чыршы тирәли мин, Роберт һәм ахирәтләрем тезелеп бастык. Мин сул якта ак күлмәктә. Әти безне фотога төшерде. Әлеге сурәт бүген дә гаилә архивында саклана.
Харис Вәлиев Бөек Ватан сугышы елларында дош-манга каршы Орлов‑Курск дугасында көрәште. Ул фашистлар чолганышында кала. Әмма аннан котыла ала. 1943 елның апрелендә ул: «Исән‑сау. Хатлар көтегез» дип телеграмма сукты.
Әтиебез фронттан язган хатлар да саклана. «Кадерле Адочка! Сиңа һәм Робертка сәламнәремне җибәрәм. Уку чиреген бик яхшы билгеләргә тәмамлый алуыңа мин бик шат».
1944 елда ул яралана. Госпитальдә дәвалана. 1944 елның 14 октябрендә язган хатында мондый юллар бар: «Мин терелдем. Госпитальдән чыктым. Хәзер дошманны гына тар‑мар итәсе калды».
Фронт юллары Харис Вәлиевны Балтыйк буе дәүләтләренә кадәр илтеп җиткерә. Ул Кенигсбергны штурмлауда катнаша.
Бөек Җиңү көнен без сөенеп каршы алдык. Әмма җаныбыз тыныч түгел иде ‑ әтиебездән бернинди дә хәбәр юк.
1945 елның 11 маенда кыр почтасыннан 15256 санлы белдерү кәгазе килде. Анда Харис Вәлиевның «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүе әйтелгән иде. Ләкин бу күкрәк билгесен әтиебез кабул итә алды микән?
Чөнки без аннан соңгы хатны 1945 елның 13 апрелендә алдык. Ул анда әлеге бүләк турында берни дә язмаган иде. Димәк, алып өлгермәгән...
2024 елда оныгым Марат Әсәдуллин «Халык хәтере» порталында бабасы Харис Вәлиевның батырлыгы турында материалга тап булды. Анда СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 февралендә кабул ителгән әмеренә ярашлы укчы ротасы санитары гвардия рядовое Харис Вәлиевның 1945 елның гыйнварында Көнчыгыш Пруссиядә дош-ман һөҗүме вакытында 22 яралы солдатны сугыш кырыннан алып чыгуы һәм «Батырлык өчен» медаленә лаек булуы турында әйтелгән.
Минем әтием, Кенигсбергны яулап алганнан соң, Пиллау порты (хәзерге Балтыйк) юлында 1945 елның 21 апрелендә һәлак булган.
Энем Роберт 1965 елдан Калининградта яшәде. Ул Приморск шәһәрендәге туганнар каберендә булды. Кабер ташында уеп язылган исемнәр арасында әтиебезнең дә фамилиясе бар - «Вәлиев Х.Р. - өлкән сержант». Ул җирләнгән кабергә баш ияр өчен, гаиләбез белән Калининградка берничә тапкыр бардык.
Бөек Җиңү көнендә без, сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган фронтовик балалары һәм оныклары, дан өчен түгел, ә җир йөзендәге тыныч тормыш өчен башларын салган башка каһарманнарны да зур хөрмәт белән искә алабыз.
Ада МИРСӘЕТОВА, Бөек Ватан сугышы ветераны.