Русия Президенты Владимир Путин белдерүенчә, «Русия Европа белән сугышырга җыенмый, ләкин Европа башласа, без җавап бирергә хәзер үк әзер».
Бу мөһим белдерүне Владимир Путин ВТБ «Русия чакыра» форумында ясады.
«Әгәр Европа кинәт Русиягә каршы сугыш башласа, безнең белән тиз арада килешерлек кеше булмау вәзгыяте килеп чыгарга мөмкин», - дип билгеләде Путин.