Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
21 ноябрь 2025, 15:28

Милләт җанлы иҗат иясе

Халидә Хөснетдинова язмышын өч тапкыр өр‑яңадан башлаган кеше! Шуңа карамастан, ул иҗатны һәм тормышның үзен ярату сәләтен югалтмаган шәхес

Ул Башкортстанның кайчандыр Туймазы районына кергән матур табигатьле Чулпан авылында 1935 елның 25 декабрендә дөньяга килә. Кызчыкка шул чор шаһиты гына түгел, ә аның актив иҗатчысына әверелергә дә насыйп була.
Кечкенәдән туган җире гүзәл­леген, халык көйләрен һәм авыл тел осталарының зирәклеген үзенә сеңдергән кызның хезмәт эшчәнлеге бик иртә, алты яшендә үк, 1941 елда фашистларга каршы сугыш уты кабынгач башлана.
‑ Әнием беренче тапкыр авыл клубы сәхнәсенә чыга. Кечкенә йолдызчык, өлкән артистлар белән беррәттән, тамашачыларны сугыш мәле авырлыклары турында онытып торырга мәҗбүр итә. Туган авылында нибары җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, әниебез һич кенә дә җаваплылыктан куркып калмый, берьюлы хат ташучы, авыл клубы җитәкчесе һәм комсомол яшьләрен оештыру вазыйфаларын үз өстенә ала. Ул якташларын яңалыклар белән таныштыра, алган гыйлеме белән уртаклаша һәм яңа уңышларга илһамландыра, ‑ дип сөйли кызы Гөлмирә Сарайкина.
Ул заманда иң кыены, әлбәттә, сугышта һәлак булган авылдашлар турында хәбәр тапшыру. Тол хатыннарның бераз кәефен күтәрер өчен, Халидә җырлар башкара, шигырьләр сөйли. 1953 елда, әле бик яшь чагында, ул, хәлиткеч тавыш белән, XVI комсомол конференциясендә үз районын тәкъдим итүгә ирешә. Аның талантын күреп алалар, 1953‑1955 елларда Башкорт АССР үзешчән сәнгатендә катнашкан өчен, мактау грамотасына лаек була.
Киләчәге инде билгеле кебек тоелса да, язмыш көтелмәгән борылыш ясый. 1956 елда Халидә Хөснетдинова, күчмә кошлар сыман, туган якларыннан ерак Андижанга, кояшлы Үзбәк иленә юллана. Эш шунда ки, шул яклардан Русиягә кунакка кайткан туганнары музыка коралы бүләк итәргә вәгъдә итә. Туган авылы клубына баян алып кайту өчен генә ерак җирләргә бар инде! Язмыштыр, сылу шәһәр паркында тальянда уйнаучы озын буйлы, чибәр, дулкынсыман чәчле бер егетне очрата. Ул кызга бер күрүдән гашыйк була һәм аны үз яныннан җибәрми. Ничек җибәрәсең ди? Кызның чибәрлеге күз явын алырлык: кашлары ике ярым ай шикелле, күзләре кара карлыгандай, тубыгына хәтле ике озын толым. Өстәвенә ана телендә җырлый һәм бии. Шулай итеп ике яшь йөрәк бергә кушыла.
‑ Әнием Володарский исемен­дәге тегү фабрикасында мастер булып эшләде. Ләкин аңа белемгә сусавы тынгылык бирмәде һәм ул читтән торып «Марксизм‑ленинизм» университетын, ә аннары бухгалтерлык техникумын тәмамлады. Еллар үтте, әни икътисадчы‑бухгалтер булып эшләде, әмма күңеле иҗатны сагынды... 1986 елда, лаеклы ялга чыккач, күңелен төшермәде, киресенчә, иңенә канатлар куелды. Ул Андижандагы 7нче санлы мәдәният йорты директоры булды һәм, тәҗрибәле бакчачы кебек, җирле халыкның йөрәгенә сәләт орлыклары чәчә башлады. Кешеләрне ничек җыйган дисезме? Гади белешмәлек алып, татар фамилияләрен эзләп, бер генә сорауны бирде ул: «Сез җырларга яки биергә яратасызмы?» Нәкъ менә шул вакытта, 1986 елның апрелендә, әниебез «Идел» татар‑башкорт фольклор‑этнографик ансамблен оештырды. Ул тора‑бара татар‑башкорт мәдәниятенең чын энҗесенә әверелде, ‑ диде горурланып Гөлмирә ханым.
Халидә Хөснетдинова режиссер, хореограф, җыр һәм биюләр башкаручы, ә иң мөһиме ‑ туган җиргә, халкының тарихына һәм гореф‑гадәтләренә мәхәббәт хисе яңгыраган, үзе иҗат иткән җырлар авторы була. Кызы Гөлмирә ‑ аның төп ярдәмче һәм аккомпаниаторы. Ул баянда гына уйнап калмый, дөнья халыклары биюләре белән дә сәхнә тота.
«Идел» ансамбле конкурсларда һәм фестивальләрдә чыгыш ясый, күпсанлы бүләкләр һәм танылу яулый. 1991 елда Халидә Сафа кызы Казанда «Уйна, гармун» III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты була. Ә инде 1994 елда иҗат төркеменә «халык» исеме бирелә.
1995 елда, озак еллар чит­тә­ яшәгән­нән соң, Халидә Хөснет­динова туган ягы Туймазыга әйләнеп кайта. Ләкин монда да тыелгысыз дәрманы аңа тынгы бирми.
‑ Әнибез белән бергә гаилә ансамбле оештырдык, Татарстанда төрле бәйгеләрдә катнаштык. Аннары ул «Теләктәшләр» исемле ветераннар үзешчән сәнгатенә җитәкчелек итте. Ә 2010 елдан «Родина» мәдәният йорты каршындагы «Сердәшләр» ансамбле составында чыгыш ясады. «Илһам» әдәби берләшмәсенең мактаулы әгъзасы булды. Шәһәр чараларында актив катнашты, аны мәктәпләргә, китапханәләргә чакырдылар, язучылар белән бер генә очрашуны да калдырмаска тырышты. Аның иҗаты сәхнә белән генә чикләнмәде. Ул ‑ шигырьләр, чәчмә әсәрләр, афоризмнар, гыйбрәтле хикәяләр һәм драма әсәрләре тупланган 17 китап авторы! Аның әсәрләре «Һәнәк», «Казан утлары», «Тулпар» һәм «Мәйдан» журналларында, татар телендә чыгучы гәзитләрдә басылды, ‑ дип истәлекләре белән уртаклашуын дәвам итә якташыбызның кызы.
Халидә Хөснетдинова язучы һәм шагыйрә генә түгел, ул чын халык җәүһәре, бөтен гомерен сәнгатькә хезмәт итүгә һәм үз халкының мәдәни мирасын саклауга багышлаган шәхес. Аның иҗаты татар һәм башкорт мәдәнияте хәзинәсен тулыландыра.
Портфолиосы шулкадәр бай ки, яуланган дистәләгән грамота һәм дипломнары үзләре үк шул хакта сөйли. Ул күп еллар Туймазы шәһәре турында мәгълүмат җыя, бу темага шигырьләр һәм җырлар яза.
Халидә Хөснетдинова 2020 елның 25 декабрендә үзенең соңгы 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, элеккечә дәртле, иҗади, башкаларны да илһамландыручы шәхес булып истә кала.
‑ Әгәр коронавирус булмаса, һаман да чыгыш ясар һәм пенсиясеннән туплаган акчасына китапларын басар иде... Кадерлебез артык тыйнак, кирәкмәгән чыгымнарсыз яшәде. Халкы тормышына битараф булмады, барлык шигырьләре гаделлек, игелек, үз Ватанын ярату турында иде... Тууына 90 ел тулу уңаеннан Туймазы шәһәрендә аны искә алу кичәсен үткәрергә булдык. Шактый сөйләдем кебек, ә ахыр чиктә берни дә сөйләмәдем кебек... Газиз анамның бөтен тормыш юлын, тарихын җентекләбрәк бәян итәсе килә, чөнки ул күргән һәм тормыш юлында очраткан вакыйгаларны һәркем дә күтәрә алмый. Әнием язмышын өч тапкыр өр‑яңадан башлаган кеше! Шуңа карамастан, ул иҗатны һәм тормышның үзен ярату сәләтен югалтмаган, - дип сүзен тәмамлады Гөлмирә Сарайкина.
Анам теле
Ана телен белү олы бәхет,
Киң колачлы, тирән фикерле.
Шушы телдә бишек җырын җырлап,
Әнкәм мине сөеп үстерде.
Җан өргәндә бүләк ителгән тел.
Бу тел Раббым, Анам бүләге.
Ана телен сакларга тиеш син,
Тел — милләтнең ныклы терәге!
Ана телең дөнья күләмендә
Иң көчледән көчле коралың.
Сине саклап алыр өчен кирәк —
Киләчәккә ныклы мирасың.
Әткәм‑әнкәм мирасы дип сакла!
Әби‑бабаң йоласын ятла.
Бу дөньяның һәрбер җисем, матдәсе
Анаң телендә бит атала.
Тарих серен ачкан Анаң телен,
Хак телеңне хөрмәтлә, якла.
Бөек татар, горур телем диеп,
Бөек халкым теле дип сакла!

Автор:
Читайте нас