Чыннан да, балачак хатирәләре яңарып, аның күңеле тулган көннәр.
Бүген ул иркен һәм якты йортында гомер итә. Әмма Бөек Ватан сугышы башланганда биш яшьлек кенә булган сабыйның күңел түрендә кадерле ядкарь булып яши торган шәхси хатирәләре еллар узып та юылмый.
‑ Тирәнгә үк яшереп куйганнары, һич уйламаганнары да калкып чыга... Аларның барысы турында да сөйләп бетереп булмый шул, ‑ дигәндә хезмәт ветеранының янәдән күңеле тулды.
Төрекмән бистәсендә яшәүче Мирхәтим ага Мәрданшин 1935 елның 16 ноябрендә Бакалы районының Мөслим авылында дөньяга килә.
‑ Кызганчыка, туган авылым турында узган заманда гына сөйләргә калды. Башкорт табигатенең бик матур һәм тыныч почмагына сыенып утырган 35‑40 йортлы авылымның исеме бүген тарих битләрендә һәм шул туфракка кендек каны тамган кешеләр күңелендә генә сакланып калды. Авыл җирлегендә Сталин исемен йөрткән колхоз бар иде. Халык ат урынына җигелеп эшләде. Әле дә ис‑акылым китә ‑ шул кечкенә генә авылның ат, сыер, сарык, дуңгыз сарайлары бар иде, кош‑корт та асрадылар. Яхшы күрсәткечләргә ирештеләр, ‑ дип хәтер йомгагын сүтә юбиляр.
Тугызынчы дистәсен тутырган якташыбызның хәтере сәгать кебек эшли. Гади крестьян гаиләсендә туып‑үскән малайның әти‑әнисе колхоз оештыруның башында торган. Илдә Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләрен күрше Урсай авылыннан фронтка озаткан көнне дә Мирхәтим ага яхшы хәтерли.
Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән гаилә башлыгы Хәбиб Мәрданшин сугыш кырыннан исән‑сау әйләнеп кайта. Хатыны белән Октябрьскийга күченеп килә һәм 1997 елда гына вафат була.
‑ Әти сугышка киткәч, йортта әни белән без ике бала торып калдык. Өчәү генә тормыш көттек дип әйтә алмыйм. Тагын бер җан иясе бар иде ‑ мүкләк сыерыбыз ачлыктан саклап калды. Урман кисү катгый тыелды. Җәен кечкенә арба, кышын чана белән чокырдагы чикләвеклектән корыган ботаклар ташыдык. Кулдан килгән кадәр әнигә булышырга тырыштык. Шуны әйтергә кирәк, безнең әни бик тырыш һәм көчле хатын‑кыз булды.
Мирхәтим ага башлангыч белемне туган авылында ала. Урта сыйныфларны Боҗыр авылына 24 чакрым йөреп укый.
‑ Тагын бер мәзәк вакыйга исемдә калган икән әле. Боҗыр тирәли керәшен авыллары. Алар урнашкан җирләрдән Пугачев гаскәрләре узган. Шуннан, 1 сентябрь бит инде, сыйныф тулы бала‑чага. Укытучы укучыларны барлый башлады ‑ Петров Иван, Алчинова Валентина... Бәтәч, минәйтәм, мине бит татар мәктәбенә бирәбез дигәннәр иде, урыс мәктәбенә урнаштырганнар икән, дип борчыла башладым. Бактың исә, керәшен халкының исем‑фамилиясе русча икән, гәрчә ул вакытта безнең кадәр русча белмәсәләр дә, ‑ дип елмайды ветеран.
Мирхәтим агага Кәрпи исемле авылның рус мәктәбендә дә укырга насыйп була. Җиде сыйныф белем алган үсмер малай 1950нче елларда Октябрьскийга чыгып китә.
‑ Тактадан ясалган чемодан эчендә нәрсә булганы истә калмаган, әмма шул чемоданны тотып, Тымытык, Ютазы, Урыссу аша Төрекмәнгә килеп җиткәнемне яхшы хәтерлим, ‑ дип әңгәмәбезне дәвам итәбез сугыш чоры баласы белән.
Артында ярдәмчесе булмаган Мирхәтим эшләп укырдай мөмкинлек эзли. Шулвакыт ул ТТСУ дигән оешманың үзе өчен автослесарьләр укытуы турында ишетеп ала. Бераз стипендия дә түлиләр. Өч айлык курсларны тәмамлаган егет хезмәт юлын да шушы ук предприятиедә башлый. Берникадәр вакыттан соң ул нефть тармагына эшкә кереп китә. Армия сафларына алынганчы нефть скважиналарында оператор булып эшли. Якташыбыз хәрби бурычын Германия җирендә үти.
Ыспай гәүдәле, акыллы һәм чибәр Мирхәтим Мәрданшин бик күп кызларның йөрәгенә мәхәббәт ялкыны сала.
‑ Яшь чакта матур кызлар күп була инде ул. Өстәвенә гашыйк та булсаң, ул кыз чибәр булмаса да иң матуры булып күренә, ‑ дип, яшьлек елларына да кайтып килдек гәзитебез кунагы белән.
Булачак хатыны Минниса Хисмәттуллина белән алар 1961 елда танышалар. Кавышалар. Ике бала үстерәләр. «Кызганычка… Тагын балалар алып кайтасы калган да бит. Ике ир бала янында бүгенге көндә кызыбыз да булса, никадәр яхшы булыр иде. Тормышта шулай үкенердәй хәлләр була инде ул», ‑ дип көрсенеп куйды ветеран.
Ирле‑хатынлы Мәрданшиннар 65 ел кулга‑кул тотынып тормыш көтәләр. Кечкенәдән ятимлек ачысын татып үскән Минниса апа иренә бик рәхмәтле булып яши. «Син минем өчен хәләл ирем генә түгел, син минем өчен әти дә, әни дә булдың», ‑ дип ул бер тапкыр гына әйтми.
Гомеренең соңгы елларында бер‑бер артлы каты авыруларга дучар булган хатынын Мирхәтим ага үзе тәрбияли. Аны кадерләп соңгы юлга озата.
Олыгаеп баручы әтиләрен уллары бер ялгызын калдырмый. Төпчеге Рөстәм ‑ гел янәшәсендә. Өлкәне ‑ Рафаэль ‑ төп ярдәмчесе. Әмма хезмәт ветераны, озак еллар хокук саклау органнарында эшләп хаклы ялган чыккан милиция майоры Мирхәтим Мәрданшин әле үзе дә формада һәм теләсә кемне стойкага куя ала.