Беренче июньдә корылган тыйнак кына табын артына җыелган кунаклар яшь килен белән кияүгә сокланып карыйлар. Бу вакытта илебезне нинди кара кайгы көткәнен беркем дә күз алдына китерми хәтта.
Сугышның беренче көннәрендә үк Абдулла яшьтәшләре белән бергә фронтка китә. Авыл урамнары бушап кала. Бөтен эш‑мәшәкать хатын‑кызлар иңенә ята. Өстәвенә, кара мөһер сугылган хатлар да килә башлый. Мондый кайгылы хәбәрне беренчеләрдән булып Зәйнәп ала. Авыр кайгыны һәм тормыш газапларын кичерергә анага Абдуллага охшап туган улы Әнвәр генә ярдәм итә. Яшь ана газиз улы хакына яши һәм тырыша. Колхозда алдынгы савымчы булып эшли. Йорт‑җирен дә тәртиптә тоткан хатынның тагын бер изге бурычы була ‑ ул яраткан иренең әти‑әнисен кайгырта.
Улы акыллы булып буй җитә. Гаилә кора. Йортка килен итеп Сәрия исемле чибәр кызны алып кайта. Оныклар тууы исә гомумән зур шатлыкка әверелә.
Зәйнәп балалары өчен сөенеп яши. Беркайчан да алар белән сүз көрәштерми, гаиләдә үзара тавыш күтәреп дәшкән кеше булмый. Олыгаеп баручы ана үз язмышы өчен тыныч була. «Соңгы юлга озатыр кешеләрем бар», ‑ дип уйлый ул.
Әмма язмышның үз планы булган. Һич уйламаганда Әнвәр вафат була. Барлык туган‑тумача Зәйнәп өчен ут йота. Шул вакытта ана зур сабырлык һәм зирәклек белән болай ди: «Соңгы юлга улым озатыр дип уйлаган идем, болай булгач ул мине каршы алачак».
Оныклар, очар кошлар кебек, таралып бетә. Зәйнәп килене белән бер нигездә яшәвен дәвам итә. Алар килешеп тормыш көтә. Сәрия ял иткән арада каенана көченнән килгәнчә йорттагы һәм бакчадагы эшләрне карап куя.
Зәйнәп әби озын гомерле булды - 92 яшькә кадәр яшәде. Ул матур итеп картайды. Хәрәкәттән ямь тапты. «Миңа 92 яшьлек хатын‑кызның бакчада эшләве өчен кешеләр алдында оят», ‑ дия иде килене. Зәйнәп әби: «Горурлан һәм үрнәк ал миннән», ‑ дип тыныч тавыш белән елмаеп җавап бирер иде.