Ел саен 4 сентябрьдә Октябрьский шәһәрендә патриот шагыйрь Мөҗәһит Хәйретдиновны искә алалар.
Быел да Төрекмәндә, герой якташыбыз һәйкәле янындагы традицион митингка аның туганнары, бистәдә яшәүчеләр, 18нче мәктәп укучылары җыелды.
Чарада шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы президиумы әгъзасы, ветераннар комитеты рәисе, шәһәрнең мактаулы гражданины Мәсгут Галләмов һәм Төрекмән бистәсе ветераннар советы рәисе Фәнүр Бәшәров чыгыш ясады.
1944 елның 4 сентябрендә «Дахау» концлагеренда һәлак булган шагыйрь һәм сугышчы полковник Мөҗәһит Хәйретдиновның йөрәге тибүдән туктаганга 81 ел узса да, якташлары аны хөрмәт белән искә ала. Октябрьскийлылар аның батырлыгын, шигъри юлларын онытмый.
Бу көнне Мөҗәһит Хәйретдинов һәйкәле янында аның исемендәге бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде.
Конкурсның төп бүләгенә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм иткән, гражданлык позициясен формалаштыру буенча мәдәни‑агарту һәм ватанпәрвәрлек эшчәнлеге өчен «Оберег» волонтерлар төркеме (җитәкчесе К. Вельбой) лаек булды.
«Безнең заман геройлары» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар:
‑ Вячеслав Калинин «Сок жизни» китабы өчен;
‑ Русия Язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе каршындагы «Илһам» төбәк әдәби берләшмәсе Хәйретдинов музее турындагы китап өчен.
«Яшь гвардия» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы белән 15нче балалар бакчасы хезмәткәре Ольга Мороз тәбрикләнде. Ул конкурска яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча «Орлята‑дошколята» авторлык эшен тәкъдим иткән.
Митингка җыелучылар герой якташыбызны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Чара Мөҗәһит Хәйретдинов һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.