Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 сентябрь 2025, 15:05

Батырлар үлми. Яши алар буыннар күңелендә

Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллин исеменен йөртүче 11нче татар гимназиясендә узган митинг янәдән моннан сиксән ел элек никадәр батыр гамәлләр һәм кеше гомере хисабына яуланган тыныч тормышның кадерен искә төшерде.

Батырлар үлми. Яши алар буыннар күңелендә
Батырлар үлми. Яши алар буыннар күңелендә

1943 елның 27 сентябрендә Гомель өлкәсенең Нивки авылы янында Днепр елгасын кичеп чыгып, дош­ман утын юк итүдә батырлык күрсәткән Шакирҗан Гатиатуллинга бу вакытта нибары 27 яшь була. Аңа 1944 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Батыр фронтовик Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.

Укучылар, укытучылар, ата‑аналар, мәртәбәле кунаклар ‑ сугыш хәрәкәтләре ветераннарының шәһәр комитеты рәисе Мәсгут Галләмов, батыр якташыбыз Шакирҗан Гатиатуллинның оныгы Рамил Гатиатуллин каһарманны бергәләп искә алдылар.

Тантана РФ һәр БР флагларын алып чыгудан башланды. Мәйдан өстендә ике дәүләт гимны яңгырады.

‑  Бүген без Бөек Ватан сугышы ветеранын, герой якташыбызның туган көнен - 109 яшен билгеләп үтәбез, ‑ дип чыгыш тотты Мәсгут Мостафа улы. - Шакирҗан Йосып улы Гатиатуллин безнең арада булмаса да, аның батырлыгы буыннар күңелендә яши, аның хезмәт сөючәнлеге безгә яхшы үрнәк булып тора. Бүген без барлык фронтовикларны хәтерлибез һәм, илне коллыктан азат иткән өчен, аларга рәхмәт әйтәбез. Бөек Ватан сугышы батырларын исемләгәндә, хәзерге вакытта янәдән нацизм белән көрәшкә чыккан махсус хәрби операция каһарманнарын искә алабыз. Алар - безнең укучыларыбыз, алар безнең кыю йөрәкле яшьләребез! Үсеп килүче буынга ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтүче якташларыбыз арасында да Русия Герое исеменә лаек булган улларыбыз бар. Сез, балалар, менә шундый шәхесләргә тиңләшегез! Алардан үрнәк алып, Ватанны яратып үсегез! Чын кешеләр булыгыз!

Мулла бистәсендә урнашкан 11нче татар гимназиясенең ике чыгарылыш укучысы быел Рязань югары десант мәктәбенә укырга кергән. Бүгенге көндә парта артында утыручы малайлар һәм кызлар ватанпәрвәрлек һәм спорт чаларында актив катнаша һәм җиңүләр яулый. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда үз өлешләрен кертә. Форсаттан файдаланып, волонтерлык эшендә актив катнашучы 8 сыйныф укучысы Рамил Вәлиуллин рәхмәт хаты белән билгеләнде.

Сүз алган Рамил Гатиятуллин үзенең бабасы белән гомер буе горурланып яшәвен билгеләп үтте:

«Моннан күп еллар элек дөньяга килгән малай, яшьтәшләре кебек үк, укырга йөри, шаян‑шук бала булып үсә. Тик ул вакытта, батырлык кылып, исеме мәңгегә ил тарихында калачагын күз алдына да китерми. Узып бара торган 109 ел минем өчен гади еллар түгел. Алар ‑ гаиләм елъязмалары, бабам тарихы булып тора. Бөек Ватан сугышында, дистәләгән дош­манны юк итеп, куелган хәрби бурычны үтәп чыккан Шакирҗан Гатиатуллин минем өчен һәрвакыт батырлык үрнәге булды. Әмма бу гади генә каһарманлык түгел. Бу Ватанны ярату, үз халкыңа тугрылык белән бәйле батырлык!»

Мәскәүдә Кораллы көчләрнең үзәк музеенда Шакирҗан  Гатиа­тул­линның батырлыгы турында сөйләүче сугыш чоры листовкасы саклана. Анда түбәндәге юллар бар: «Каршы ярга беренче булып чыккан взвод командиры ярдәмчесе өлкән сержант Ш. Гатиатуллин немецларга ташланды. Гвардиячеләр кызу көрәш алып барган арада, уң як ярга башка сугышчылар да чыгып җитте. Елга буйлап көймәләр һәм саллар кәрәваны сузылды. Шулвакыт кинәт дошман пулеметы ут ачты. Взвод командиры Гатиатуллинны чакырып алды һәм әйтте: «Шакир, синең алдыңа максат куям: мөмкин кадәр тизрәк пулеметны юк итәргә кирәк. Моңа күпчелек сугышчыларның тормышы һәм операциянең нәтиҗәсе бәйле».

Митингта укучылар башкаруында татар һәм рус телләрендә шигырьләр яңгырады. Ахырда балалар һәм килгән кунак­лар Бөек Ватан сугышы Герое Шакирҗан Гатиатуллин һәйкәленә тере чәчәкләр салды. Батыр хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итеде.

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас