

Белем учагын тәмамлап зур тормышка, олы дөньяга аяк басу, бер яктан, көтеп алынган шатлыклы вакыйга булса, икенче яктан сыйныфташлар, укытучылар, ата-аналар белән хушлашу сагышлы.
17нче мәктәптә узган бәйрәм Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннарыннан башланды.
Бу уку йортын ике тугызынчы һәм бер унберенче сыйныфлар тәмамлый. Укучыларны, хезмәттәшләрен, әти‑әниләрне, килгән кунакларны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән мәктәп директоры Ирина Овчинникова тәбрик итте.
— Бүген үзенчәлекле, тантаналы һәм бераз дулкынландыргыч көн. Әле күптән түгел генә мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлый. Ул мәктәп тормышының бер зур этабы тәмамлану һәм яңа юлның башлануын белдерә. Сезнең алда катлаулы сайлау тора. Кемдер мәктәптә укуын дәвам итәчәк, кемдер һөнәр сайлаячак. Кайсы юлдан барсагыз да, исегездә тотыгыз: кешелекле, намуслы, игелекле, хезмәт сөючән һәм максатчан булыгыз! — дип теләде ул.
Чарада шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Надежда Зарипова да катнашты.
— Кадерле чыгарылыш укучылары, Соңгы кыңгырау бәйрәмегез шәһәрнең 80 еллык юбилейлы елында уза. Сез, һөнәри белем алып, белгеч булып, туган Октябрьскийга кайтырсыз, дип өметләнәбез. Шәһәр һәрвакыт үзенең җылы кочагын җәеп каршы алачак, — дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчеләренә Надежда Тимергази кызы.
Кызларны һәм егетләрне остазлары — тәүге белем биргән һәм олы тормыш юлына озата чыккан укытучылары, нәни дуслары — беренче сыйныф укучылары, ата-аналар да тәбрикләде.
Тантаналы линейкадан соң чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы класс сәгатенә җыелды. Биредә аларны видеоэлемтә аша мәктәпне тәмамлау белән Русия Мәгариф министры Сергей Кравцов котлады.
Кичке сәгатьләрдә Ленин исемендәге үзәк мәйданда балачак белән хушлашучы һәм зур тормышка аяк басучы укучылар «Мәктәп вальсы»нда әйләнде.