+12 °С
Облачно


Мәктәпне капиталь яңартуны 1 августка тәмамлау планлаштырыла. Бүгенге көндә эшчеләр түбәнең киртәләрен монтажлауга керешкәннәр, беренче катта тәрәзәләрне алыштыру, электр белән тәэмин итү системасын монтажлау, диварларны шпаклевкалау һәм штукатурлау, санузелларның диварларын плитка белән тышлау эшләре бара. Капиталь ремонт нәтиҗәсендә мәктәпнең барлык бүлмәләре тулысынча яңартылачак, бу балаларның мәктәптәге вакытын уңайлырак һәм куркынычсызрак итәчәк.