Туган як
+2 °С
Облачно
МАКС
Мәгариф
8 Апреля , 09:34

Радий Хәбиров Октябрьский укучысын бүләкләде

Октябрьскийдан Динияр Галимовка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рәхмәт хаты тапшырды.  

Радий Хәбиров Октябрьский укучысын бүләкләдеРадий Хәбиров Октябрьский укучысын бүләкләде
Радий Хәбиров Октябрьский укучысын бүләкләде

Атналык оператив киңәшмәдә республика педагоглары һәм укучылар Башкортстанның дәүләт бүләкләре белән билгеләнде. Алар арасында «Сириус» белем бирү үзәгендә химия буенча Бөтенрусия олимпиадасында призлы урыннар алган республика командасы вәкилләре һәм аларның остазлары да бар.

Радий Хәбиров сәләтле укучыларның уңышларыннан бик канәгать булуын әйтте. Елдан-ел Бөтенрусия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар саны арта. «Сириус»та химия буенча Бөтенрусия олимпиадасында яуланган дипломнар саны буенча республика алдынгылар арасында, дип хәбәр ителә республика башлыгы сайтында.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас