-16 °С
Болытлы
«Йөрәгемне балаларга бирәм» бәйгесендә сигез конкурсант сынаулар уза. Алар ачык дәресләр күрсәтә һәм мастер-класслар үткәрә.
Ел укытучысы булып танылуның да юлы җиңел түгел. Педагогларның социаль статусын һәм алар башкара торган хезмәтнең абруен күтәрү, шәһәрнең иң яхшы укытучыларының инновацион педагогик тәҗрибәсен таратуны максат итеп куйган «Башкортстанның ел укытучысы» конкурсында 14 педагог көч сынаша. Алар үз осталыкларын «Дәрес» һәм «Укучы белән сөйләшү» бәйге сынауларында, шулай ук мастер-классларда һәм шәхси чыгышларында күрсәтә. Укытучыларга уңышлар телибез!
Фото: мәгариф бүлегенең социаль челтәрләреннән