1983 елда ук төзелгән бинада моңа кадәр конструкцияләрне ныгыту, җылыту системасын ремонтлау, шулай ук агач тәрәзәләрнең бер өлешен заманчага алыштыру кебек чаралар күрелгән булган.
2026 елга федераль программага кертелгән мәктәптә генераль подрядчы «Дортрансстрой» җәмгыяте, субподряд оешмалары белән берлектә, төзелеш-монтаж эшләренә керешкән. «Эш күләме шактый зур: түбә тулысынча алыштырылачак, инженерлык челтәрләре, керү төркемнәре яңартылачак, заманча янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системасы монтажланачак, эчке бизәү эшләре башкарылачак. Шулай ук мәктәп территориясен төзекләндерү дә күздә тотыла», - дип белдерде Алексей Евгеньевич.
Фото: социаль челтәрләрдән