

Укучыларны шәһәр прокуроры Алексей Орлов сәламләде
— Конкурс темалары бүгенге көндә бик актуаль. Шәһәрдә кылынган җинаятьләрнең 60 проценты кибермошенниклык белән бәйле. Кызганычка, алар еш кына ачылмый кала һәм аферистлар кулына эләккән акчалар кире кайтарылмый. Шунысын да ассызыклыйм, коррупциягә каршы көрәш прокуратура эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып кала. Хокук органнары һәм җәмгыять көчләрен берләштереп кенә бу афәткә каршы торып була, дип уйлыйм. Әлеге бәйгене оештыру инде традициягә керде. Конкурска эшләр күп килде һәм иң яхшыларын сайлап алу җиңелдән булмады. Әмма бәйге булгач, җиңүчеләрне дә билгеләдек. Бөтен катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәм.Алексей Александрович конкурсантларга грамоталар һәм татлы бүләкләр тапшырды.
Тантаналы өлештән соң бәйгедә катнашучылар белән әңгәмәләшеп алдык.
— Конкурска коррупция темасын сайладым, чөнки ул киң таралган җинаятьләр исемлегендә. Монда ришвәтчелек, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану керә. Минемчә, бу кабул итеп булмаслык хәл һәм моңа каршы торырга кирәк. Үз эшемдә коррупциягә каршы көрәшнең мөһимлеген чагылдырырга тырыштым, — диде 2нче гимназия укучысы Виктория Берг.
— Киберҗинаятьләр саны соңгы вакытта арта бара. Алар социаль челтәрләр, компьютерлар һәм башка мәгълүмати технологияләр ярдәмендә кылына. Шуның аркылы кешеләр бик күп акчаларын югалта. Рәсемемдә кибермошенниклардан сак булырга, аларга бирешмәскә чакырдым, —диде әңгәмәгә кушылган Полина Дементьева.
Әлеге конкурс кебек проектлар коррупция, кибермошенниклык мәсьәләләренә киң игътибар җәлеп итәр һәм җәмгыятьтә җинаятьләрне кисәтүгә зур өлеш кертер, дип өметләнәбез.