

Методик киңәшмәдә Нефтекама, Ярмәкәй, Туймазы районнары вәкилләре, шул исәптән районнарның корылтай башкарма комитетлары рәесләре, мәгариф бүлекләре начальниклары, туган телләр буенча методистлар, балалар бакчалары мөдирләре, мәктәп директорлары, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Җыелучыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.
Бөтендөнья башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары, мәгариф, фән, башкорт телен һәм әдәбиятен үстерү буенча комиссия рәисе, «Акбузат» журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллинаның чыгышы бик эчтәлекле булды.
Катнашучылар Башкортстан Башлыгының йөкләмәсенә карата башкорт телен өйрәнүнең һәм балалар бакчаларында милли мохит булдыруның көнүзәк мәсьәләләрен тикшерде. Шулай ук шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында башкорт телен өйрәнү тәҗрибәсе һәм дәүләт һәм туган телләрне саклауда җәмәгать оешмаларының роле турында фикер алышу оештырылды.