Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 сентябрь 2022, 22:05

Дөнья челтәре балалар өчен тозакмы?

Интернет балалар һәм яшүсмерләр өчен елдан-ел куркынычрак була бара.  

Дөнья челтәре балалар өчен тозакмы?
Дөнья челтәре балалар өчен тозакмы?

Бөтендөнья челтәре киңлегендә мошенниклар, кибербуллинг, ялган мәгълүмат һәм мыскыллау очраклары арта. Челтәрдә көч куллану элементлары һәм корал ясау, наркотиклар, алкоголь һәм үз-үзеңә кул салу буенча инструкцияләр табарга мөмкин. Психологлар әйтүенчә, бала интернетта күбрәк вакыт үткәргән саен, аңа бәйләнеше тизрәк үсә.

Мондый мавыгуны дәвалауга кадәр җиткермәс өчен, Русиядә «Балалар һәм яшүсмерләрнең цифрлы гигиенасы» проекты булдырылды. Аның шигаре – балагыз социаль челтәрдә нишли, тикшерегез! Проект өлкәннәргә баланы мәгълүмати киңлекнең тискәре йогынтысыннан ничек сакларга кирәклеген күрсәтәчәк: https://rsv.ru/news/1 /4279/

 “Санлы гигиена” буенча психологларның ата-аналарга киңәшләре:

- экран вакытын контрольдә тотарга һәм кирәкмәгән эчтәлекне блокларга мөмкинлек бирүче махсус балалар аккаунты урнаштырыгыз;

- балалар белән нәрсә эшләүләре һәм челтәрдә нәрсә караулары турында сөйләшегез - «Циффрлы ярдәм» хезмәтеннән файдаланыгыз;

- «җимергеч» контент ачыкланган очракта, Роскомнадзорның электрон кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итегез: https://rkn.gov.ru/treatments/ask-question/

Психологлар фикеренчә, сәламәт һәм бәхетле бала тәрбияләүнең иң яхшы ысулы – мәхәббәт! Балагызга дус булыгыз!

Фото: https://mgazeta.com

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: