+4 °С
Облачно


Чара Русиянең төрле шәһәрләреннән һәм дус илләрдән онкологик диагнозлы хатын-кызларны берләштерде.
Наталья бу форумда республикадан бердәнбер катнашучы иде. Ул үзенчәлекле кешеләрне берләштергән «Бердәм Русия» партиясенең Октябрьский бүлеге «Майский» башлангыч бүлекчә секретаре.
«Мин матур яшәргә сайлыйм! Һәр көннең кадерен белеп, хыялланып, башкаларны рухландырып. Һәм шуны истә тотарга: диагноз — ул тормышның бер өлеше генә, ә бөтен яшәеш түгел. Һәрберебез бәхеткә, мәхәббәткә һәм яңа ачышларга лаек», — дип уртаклашты Наталья.
Натальяны шушы җиңүе белән котлыйбыз! Аның кыюлыгына һәм башкаларны рухландыра белүенә сокланабыз.