Новости
22 Октября , 04:03

Чит машинаны урлап, юл һәлакәтенә очраган

Октябрьский полиция хезмәткәрләре чит транспорт чарасын урлауда шикләнелүче 25 яшьлек егетне тоткарлаган. Вакыйга 15 октябрьдә төнлә булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чит машинаны урлап, юл һәлакәтенә очраганЧит машинаны урлап, юл һәлакәтенә очраган
Чит машинаны урлап, юл һәлакәтенә очраган

37 яшьлек шәһәрдәш  Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенә ВАЗ-2106 автомобиленең югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү барышында ачыкланганча,  шикләнелүче егет дусты белән төнлә шәһәр буйлап йөргәндә, дәүләт теркәү билгесе куелмаган машинага игътибар итә. Ул дустына бу автомобильнең читнеке булуын әйтмичә, куып алып китәргә карар кыла. Машина янына килеп, ачык алгы тәрәзә аша ишеген ача, үз автомобиленең ачкычын тыга, һәм машина кабына.

Шуннан соң яшьләр күрше республикадагы үзләренең бистәсенә кайтырга юнәлә. Әмма кайтканда егет идарәне югалта һәм башка машина белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, автомобиль кюветка каплана. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмый. Әмма яшьләр машинадан чыгып, такси чакырта һәм вакыйга урыныннан качып китә.

Оператив-эзләү чаралары барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре 25 яшьлек шикләнелүчене кулга ала. 

Полицейскийлар тарафыннан Русия Федерациясе Җинаять кодексының 166 маддәсенең 1 өлеше (транспорт чарасын законсыз рәвештә үзләштерү) буенча җинаять эше кузгатылган. 

 

Фото: ясалма зиһен

 

Автор:Алсу Ибрагимова