

Булган вакыйгалар: 7 ике һәм аннан да күбрәк транспорт чарасы бәрелешүе, 5 туктап торган транспорт чарасына бәрелү, 2 киртәгә бәрелү һәм 2 җәяүлене бәрдерү.
Профилактик чаралар вакытында ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 236 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган, 6 йөртүче транспорт чарасын исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган.
Фотоларда: 17 октябрьдә кич белән Ленин проспекты буенча 8 нче йорт янында балигъ булмаган йөртүче катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
Ачыкланганча, 17 яшьлек егет, «Лада Приора» автомашинасы белән идарә итә алмыйча, бетон киртәгә бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 17 яшьлек йөртүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә салганнар.
Исегездә тотыгыз, автомобиль — югары куркынычлык чыганагы булып тора. Транспорт чарасы белән идарә итү махсус осталыкны һәм искиткеч реакцияне генә түгел, югары психологик өлгергәнлекне, шулай ук яшь һәм тәҗрибә белән генә формалашучы Юл хәрәкәте кагыйдәләренең тирән белемнәрен таләп итә. Русия Федерациясе законнары идарә итүгә рөхсәтне регламентлый: «B» категориясе буенча җиңел автомобиль белән идарә итү хокукын йөртү таныклыгын бары тик 18 яшькә җиткәч кенә алырга мөмкин. Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка идарә итүне тапшыру административ җаваплылыкка китерә.
Балаларның тормышын һәм сәламәтлеген нигезсез куркыныч астына куймагыз. Автомобиль ачкычларын контрольдә тоту һәм яшүсмерләр белән җаваплылык турында әңгәмәләрне вакытында үткәрү зарур.