Новости
13 Октября , 13:00

Октябрьскийда ППМИ‑2026

Октябрьскийда ППМИ‑2026 кысаларында иҗтимагый инфраструктураны үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыруны тәмамладылар  

Добавить в предпочтительные источники Google
Октябрьскийда ППМИ‑2026Октябрьскийда ППМИ‑2026
Октябрьскийда ППМИ‑2026

Җирле инициативаларга ярдәм программасының төп бурычы — республика халкының яшәү сыйфатын яхшәырту һәм булган проблемаларны хәл иткәндә аларның фикерен исәпкә алу. Аның ярдәмендә иң актуаль мәсьәләләр хәл ителә: территорияләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау, яктырту, су белән тәэмин итүне оештыру һәм спорт мәйданчыклары төзү.

2026 елда Октябрьскийдан конкурста 24 проект катнашты, һәм аларның барысы да җиңүче булды. Алар арасында — шәхси секторда юлларны ремонтлау (21 проект), 20 нче мәктәптә һәм 27 нче балалар бакчасында  яңа тәрәзәләр урнаштыру (2 проект), шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга багышланган Московка бистәсендәге мемориаль стела янындагы территорияне төзекләндерү.

Хәзер шәһәр халкы ППМИ‑2027 дә катнашуга әзерләнә, шулай итеп Октябрьскийны тагын да уңайлырак һәм ямьлерәк итү дәвам итә.

Шәһәр хакимияте битеннән

Октябрьскийда ППМИ‑2026
Октябрьскийда ППМИ‑2026
Октябрьскийда ППМИ‑2026
Автор:Гузаль Закирова