Новости
9 Октября , 15:26

Котлыйбыз!

Радий Хәбиров Республика көне алдыннан Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Бүләкләү тантанасы Уфада Республика йортында узды. Бүләкләнүчеләр арасында — Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре шәһәр округы «Советлар Союзы Герое Т. Л. Нуркаев исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мифтахова Зөлфия Тәлгать кызы.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен педагогка «Русия Федерациясенең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Башкортстан Башлыгы барлык бүләкләнүчеләрне котлап, аларның төбәк һәм ил үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Зөлфия Тәлгать кызын югары дәүләт бәяләмәсе белән котлыйбыз!

Автор:Гузаль Закирова