Новости
7 Октября , 10:43

«Ял итәргә вакыт юк. Алда яңа ярышлар көтә»

Шәһәр хакимиятендә узган журналистлар белән очрашуда якташыбыз, бокс буенча Европа чемпионы Азалия Әминева шулай дип белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Ял итәргә вакыт юк. Алда яңа ярышлар көтә»«Ял итәргә вакыт юк. Алда яңа ярышлар көтә»
«Ял итәргә вакыт юк. Алда яңа ярышлар көтә»

Чара алдыннан шәһәр хакимия­те башлыгы Алексей Пальчинский Азалияне һәм аның тренеры Александр Савкинны Болгариядә узган бокс буенча Европа чемпионатында җиңү яулаулары белән котлады һәм акчалата сертификатлар тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр­дәшебез 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә Венгрия­нең 11 тапкыр чемпионы һәм Париждагы Олимпия уеннарында кат­нашучы Луца Хаморины ышанычлы җиңде. Беренче раунд Әминева файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланган. Икенчесендә Азалия «коры» җиңү яулаган — исәп 5:0. Өченче өлеш тә шулай ук Октябрьский спортчысы файдасына үткән.
— Мин көндәшем алга барыр, дип көттем. Чөнки узган алышларда ул бик актив көрәште. Чирек һәм ярымфиналларда булган борчылуымны җиңеп, финалга ышанычлырак чыктым. Миңа ярдәм иткән һәм җанаткан һәркемгә рәхмәт белдерәм, — диде Азалия.
Европа чемпионаты Русия җыелма командасының дөнья аренасына кайтуы белән дә әһәмиятле булды. Озак вакыт читләштерелгәннән соң русиялеләр, ниһаять, милли символика астында чыгыш ясады.
— Безнең медальләр күп булды, һәм бу турнирда катнашкан барлык илләр арасында команда зачетында беренче урынны алдык. Нәкъ менә командадагы мохит, бер‑беребез өчен җан ату, даими рәвештә илебез әләменең трибуналарда җилфердәве рухи көч бирде, — диде спортчы чемпионаттагы хис‑тойгыларын искә төшереп.
Азалиянең ял итәргә вакыты юк. Чөнки кызга октябрь ахырында Мәскәүдә хатын‑кызлар арасында узачак Русия чемпионатына әзерләнергә кирәк. Аның нәтиҗәләре буенча дөнья ярышларында катнашу өчен состав формалаштырылачак.
— Алда булачак ярышларда җиңсәм, Олимпия уеннарында чыгыш ясау өчен юллама алачакмын. Анда катнашу — әлегә иң зур максатым, — дип киләчәккә планнары белән уртаклашты спортчы.

«Ял итәргә вакыт юк. Алда яңа ярышлар көтә»
«Ял итәргә вакыт юк. Алда яңа ярышлар көтә»
«Ял итәргә вакыт юк. Алда яңа ярышлар көтә»
«Ял итәргә вакыт юк. Алда яңа ярышлар көтә»
«Ял итәргә вакыт юк. Алда яңа ярышлар көтә»
Автор:Алсу Ибрагимова