Багдановларның бөтен яшәеше мәктәп белән бәйле. Алар дистәләгән еллар дәвамында меңләгән балага фәнгә юл күрсәткән, белемгә омтылыш уятып, гаделлеккә һәм яхшылыкка өйрәткән.
Гаиләләре барлыкка килүгә дә сайлаган һөнәрләре сәбәпче була. Чишмә районы Кызылгы авылы егете Рәис яраткан укытучысы киңәше буенча Бөре педагогия институтының химия-биология факультетына укырга керә. Бервакыт шәһәргә барганда автобус юлда ватыла. Икенчесенә күчеп утырган Рәис кулына зур чемодан тоткан кызга ярдәм итә. Танышып китәләр. Московка кызы Нәкыя шул ук институтның әдәбият факультетында укуын әйтә. Бераздан язмыш аларны студент кичәсендә янәдән очраштыра. Кыю, сүзгә оста егет кызны биюгә чакыра. Яшьләр аралашып китә, шуннан соң укырга да бергә йөри башлыйлар.
1974 елда ике йөрәк кавыша. Яшь белгечләр Чишмә районы Иске Муса мәктәбенә эшкә кайта. Мөстәкыйль тормышта беренче адымнарны ясау, әлбәттә, җиңел бирелми. Ике айлык күкрәк баласын карт әбисенә калдырып эшкә ашыккан Нәкыя ханым әле дә булса ул вакытта кичергән борчулы хисләрен оныта алмый.
Багдановлар биредә 11 ел балаларга аң‑белем, тәрбия бирә. Ул замандагы укучылары белән әле дә аралашып яши алар.
1985 елдан укытучылар гаиләсе Московкада төпләнә. Бистәдәге 7нче мәктәпкә урнашалар һәм ул ябылганчы биредә көч куялар. Нәкыя Зәки кызы озак еллар мәктәп директоры вазыйфасын да башкара.
Бистәдә мәгариф учреждениесе үз ишекләрен япса да, гомер буе тырыш хезмәттә булган педагоглар өйдә кул кушырып утырмый. Рәис Солтан улы берничә ел балалар бакчасында эшли. Нәкыя Зәки кызы коммуналь‑төзелеш көллиятендә, 17нче мәктәптә рус теле һәм әдәбияты серләренә төшендерә.
Берничә буын укучылары бүген дә остазлары турында зур рәхмәт хисләре белән сөйли. Мәктәптәге элеккеге хезмәттәшләре исә аларны ярдәмчел, киң күңелле, һәрвакыт яңалыкка омтылучы мөгаллимнәр буларак телгә ала.
Багдановларның иң зур горурлыгы — балалары. Гаиләдә сеңгән игелек һәм хезмәт сөючәнлек орлыклары заяга китми. Кызлары Лилия әти‑әнисе юлын сайлаган. Бистәдәге белем учагында хезмәт юлын башлаган белгеч, хәзер шәһәрнең 18нче мәктәбендә абруйлы укытучыларның берсе.
Уллары Азат исә, туган нигезнең ныклы терәге булып, техник һөнәренә укыган. Ул — элемтә челтәрендә инженер. Кечкенәдән спорт белән дус булган ир-егетнең төп йортында бер кочак медаль‑грамоталары саклана.
Бүген укытучылар лаеклы ялда. Балаларының, онык-оныкчыкларының уңышларына сөенеп, тыныч тормыш кичерәләр. Йорт тутырып кунаклар кабул итәләр, бакчада казынырга яраталар.
— Яшелчә һәм җимешләр үстерәбез. Рәис абыегыз урманга йөрергә ярата, җиләк, гөмбә җыя, мунча себеркесе әзерли. Мин өйдәге эшләр белән мәшгуль, — дип сөйли Нәкыя апа.
Чынында көндәлек мәшәкатьләр белән генә чикләнми хуҗабикәнең тормышы. Гомер буе җәмәгать эшендә кайнаган кеше Московканың тарихын, бистәнең нәсел‑нәсәбен барлау белән дә шөгыльләнә. Яңа ачылган клубта тарихи почмак булдыруга өмете зур якташыбызның.
52 ел тигез гомер кичерүче пардан озак еллар бергә тату яшәүнең серен дә белештем.
— Бәхетле гаиләнең сере бер‑береңне хөрмәт итеп, үзара аңлашып, килешеп яшәүдә һәм гафү итә, кичерә белүдә, дип уйлыйм. Без туганнарны синеке‑минекенә аермадык, барысын да бертигез күрдек, — диде Рәис абый.
— Бер‑береңне тыңлый һәм юл куя белү дә мөһим. Төрле чаклар була, тормыш бит ул. Ачуланышканда эндәшми калсаң, күңелдәге буран тиз басыла, — дип иренең сүзенә кушылды Нәкыя апа.
Гомер көзе буйлап атлаучы Багдановларның бер‑берсенә булган җылы һәм игътибарлы мөгамәләсе соклану тудыра. Шундый тату, якты, бердәм гаиләләр быел 80 еллык юбилеен билгеләп үткән Октябрьскийның чын горурлыгы.