- 📞 Башлангыч. Кызга билгесез номердан шалтыратканнар. Шалтыратучы үзен зур челтәр кибете курьеры дип таныштырган һәм «посылка алу өчен» дип паспорт сериясен, номерын һәм СМСтан килгән кодны әйттергән.
- 🏛️ «Госуслуга»ларга керү. Шуннан соң кызга «Госуслуги» порталындагы аккаунтына чит кеше керүе турында хәбәр килгән. «Кайнар линия»гә шалтыраткач, ир-ат тавышы (үзен «Госуслуги» хезмәткәре дип таныштырган) аңа мошенниклар әти-әнисенең исеменә дошман илләрне финанслау өчен кредит рәсмиләштерергә маташа дип белдергән.
- 🚨 Куркыту. Аннары инде «ФСБ хезмәткәре» кызны, «тикшерүгә» ярдәм итмәсә, терроризм өчен җинаять җаваплылыгына тартачакбыз дип ышандырган. Кызга беркемгә дә берни сөйләмәскә, һәрвакыт элемтәдә булырга һәм «хокук саклау органы хезмәткәренең» барлык кушканнарын үтәргә боерганнар.
- 💰 Акча тапшыру. Җинаять эзәрлекләвеннән качар өчен, кызга әти-әнисенең фатирын һәм дачаларын тентергә, ә акчаны «банк хезмәткәренә» тикшерергә бирергә кушканнар. Кыз дача караваты астыннан 9050 евро, 13200 доллар һәм 785 мең сум акча табып алган. Аннары Уфада, Караидельская урамындагы йорт янында билгеләнгән вакытта курьерны очраткан. Тегесе «Скейт парк» дип аталган кодны әйткәч, кыз аңа акчалы пакетны тапшырган.
- 🆘 Ачыклану. Бары тик шуннан соң гына кыз барысын да гаиләсенә сөйләргә батырчылык иткән. Әтисенә, гаризаны полициягә язарга гына кала.
✅ Хәзерге вакытта бу факт буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча 3нче номерлы полиция бүлегенең тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәсе 4 өлеше (мошенничество) буенча җинаять эше кузгатылган.
✅ Игътибарлы булыгыз! Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны сак булырга чакыра:
- Чит кешеләргә шәхси мәгълүматларыгызны (паспорт, СМС-кодлар) һичкайчан бирмәгез.
- Әгәр нишләргә белмәсәгез, шунда ук 02 (кәрәзледән — 102) номерына шалтыратыгыз.