+8 °С
Дождь


Октябрьский шәһәр суды рәисе Алеся Глейдман отставкадагы судьялар һәм суд системасы пенсионерлары белән очрашты. Ул барлык хезмәттәшләренә дә закон һәм гаделлек хезмәтенә багышланган гомерләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде:
«Судья, ярдәмче, секретарь, аппарат хезмәткәре — болар барысы да гаделлек механизмында мөһим урын алып тора. Сезнең эшегез тирән белемнән тыш, түземлек, кешелеклелек һәм гаделлек таләп итә. Сезнең исемнәр Октябрьский шәһәр суды тарихының данлы битләрен бизи».
Алеся Александровна барысына да ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә җылысы һәм якыннарының мәхәббәтен теләде һәм истәлеккә фотога төштеләр.