+8 °С
Ясно


11-нче гимназиядә 8-нче сыйныф укучылары өчен махсус хәрби операция ветераннары Антон Фомин һәм Марат Шәйхетдинов белән очрашу узды. Антон Александрович һәм Марат Рамил улы укучыларга үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хезмәт, иптәшлек, үзара ярдәм һәм чын рухи көч турында сөйләделәр.
Мондый очрашулар яшь буынга тынычлыкның, батырлыкның һәм Ватан өчен җаваплылык кыйммәтен яхшырак аңларга ярдәм итә.