+11 °С
Ясно


Танылган җырчы Ильсөя Бәдретдинова Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев белән дуэт башкарды. Артистлар «Сөюхакына» дип исемләнгән яңа җырга төшерелгән клипны социаль челтәрләрдә бастырып чыгардылар.
Клипта төп рольләрне артистлар үзләре башкарды. Ильсөя Бәдретдинова сүзләренчә, композициядә бер мәхәббәт тарихы сурәтләнә.
«Безнең яңа дуэтыбызда һәр пауза — ул сулыш алу, һәр фраза — ул тану сүзләре. Бу җыр сүзләрдән дә көчлерәк булган чын хисләргә ышанучыларга багышлана. Әлеге җыр артык аңлатуларсыз да барысы да аңлаешлы булган кечкенә генә ышык урыныгызга әйләнсен», — дип сөйләде җырчы.